Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Батырлар әзер!

Тагын бер атнадан Татарстанда ир-егетләр арасында көрәш буенча яңа сезон старт ала – Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы призына ярышлар узачак. Бил алышулар 25-26 октябрьгә билгеләнгән.

Казанның үз урыны
Ярыш келәме, елдагыча, Казанның «Ак Барс» көрәш сараена җәелә. Әмма әлеге турнирда шәһәр командаларына урын юк. Шуңа да хуҗалар читтән күзәтә, ә җиңү өчен башкала кунаклары гына бил алыша. Дөресрәге, шулай булырга тиеш. Әмма инде берничә дистә ел белән исәпләнгән тарихы булган ошбу турнирда шәһәрдә шөгыльләнүче көрәшчеләрнең керми калганы гына юк. Ике көнгә булса да үз районнарына «кайтып килә» андыйлар. Монысы да сөендерә: башка ярышларда уртакул саналган авыл районы командаларының да лидерлар рәтенә күтәрелүе ихтимал.

...Казан көрәшчеләре димәктән, моннан берничә ел элек Татарстанда тагын бер команда пәйда булды: «Казаноргсинтез» заводы егетләре ярышларда катнаша башлады. Заводның ярдәмчел хуҗалыгы булуын дәлилләп, министрлык уздырган ярышларда да көч сынашканнары булды аларның. Республикакүләм ярышларда даими катнашып килгән әлеге команданың быел да турнирда чыгыш ясау исәбе юк түгел икән.

– Сөйләшүләр бара. Әле тәгаен берни әйтеп булмый, – дип аңлатты безгә заводның көрәшчеләр командасы өчен җавап бирүче вәкиле Илмир Закиров. –  Республика чемпионатында, һичшиксез, катнашачакбыз.

Аларны бүген инде уртакул командалар рәтенә кертергә була торгандыр. Моңа кадәр дә республика чемпионатында беренче унлыкка кергәне булган «Казаноргсинтез» көрәшчеләре соңгы вакытта шактый ныгый төшкән.

– Иң мөһиме – көрәшчеләр өчен шартлар булдыра алдык. Аларга атнасына берничә тапкыр килеп шөгыльләнер өчен спорт залы бар. Тренажерда көчне арттыру мөмкинлеге дә тудырылды, – дип сөйли спортның авыр атлетика төрен өстен иткән Илмир. – Беренче максатыбыз – заводта көрәшне алга җибәрү. Нәтиҗәләр үз вакыты белән килә ул. Даими рәвештә көрәшкә йөрүче 15ләп егет бар. Һәм аларның күбесе – төрле дәрәҗәдәге Сабантуй батырлары, республика ярыш­лары җиңүчеләре.  

...Бертуган Азат һәм Айдар Гыйльметдиновлар, Илмир Зиябиев, Рүзәл Ахунҗанов, Илдус Нәбиуллин, Риназ Гобәев – болар команданың тәҗрибәле көрәшчеләре. «Алар артында көрәшне үз иткән башка көрәшчеләр бар, – ди Илмир Закиров. – Үзебезнең турнирны инде уздырдык, призлар да булды, көрәшчеләрнең күзләре янып тора. Башлаган эшебез дәвамлы булырга тиеш».

Лидерлар әзер
Исегездә булса, ике ел элек узган турнирда Зәй командасы – беренче, Теләчеләр икенче мактау бас­кычына күтәрелгән иде. Узган ел командалар урыннарын алмашты. Быел Теләче командасы ни хәлдә? Район җитәкчелегендә булган үзгәрешләр көрәшчеләр сафын да какшатмаганмы? Сорауларны районда спорт бүлеге өчен җаваплы урынга яңа гына билгеләнгән Зөлфәт Ибраһимовка бирдек.

– Елдагыча, ике команда белән чыгыш ясаячакбыз. Көрәшчеләр әзерләнә. Состав какшамады, – диде безгә Зөлфәт. – Куркытып әйтүем түгел: башка командаларга җиңел булмаячак – узган сезондагы лидерларыбыз барысы да әзер.

...Лидерларның күпчелеге чит көрәшчеләр, Теләче данын читтән килеп «легионерлар» яклавы турында сүз кузгаткач, Зөлфәт Ибраһимов: «Без команда буларак көчле. Лидерыбыз үзебезнеке – легендар көрәшче Рамил Корбанов», – дип кенә сораудан качты. 

Арчаның үз әйдаманы
Ул – Илшат Идиятов. Соңгы елларда үз үлчәү авырлыгында җиңүгә дәгъва кылмаса да, баш тренер буларак команданың чын әйдаманына әйләнде Илшат. 

Узган елгы турнирда 5нче булган Арча районы командасы тагын да ныгыды – җәй айларында армия сафларыннан яшь көрәшчеләре кайтты.

– Иң куркытканы – яшьлек хаталары. Яшь көрәшчеләребез барысы да көчле, әмма әле яшьләр, лидер булып җитешмәгәннәр. Шуңа да хаталаныр­га мөмкиннәр, – дип сөйләде безгә Илшат. – Шулай да максатлар зурдан – быел республикакүләм ярышларның берәрсендә беренче өчлеккә күтәрелү. Жирәбә дигәне дә безгә йөзе белән борылсамы!..

...Жирәбә бәхетен бүген һәр район командасы тели торгандыр. Келәмдә көчлеләр җиңгәнен белсәк тә, команда уңышы өчен һәр көрәшчеңнең дә башкалардан көчле булуы кирәк. Ә бүген андый команда туплавы кыен. Хәтта лидер саналган Теләче, Зәй кебек командаларның да җиде көрәшче арасында берәрсе беренче әйләнештә үк абынырга мөмкин. Тамашачы өчен көрәш шул ягы белән кызык та инде ул.

 

 

 

 

 

http://shahrikazan.ru/news/tema-dnya/batyrlar-zer

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев