Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бәби көтүче Гүзәлем: "Бәлки сәхнәдән дә китәрбез"

Интернет челтәрендә хәзер акыл өйрәтүчеләр күп.

Сезгә язып калдырылган комментарийларның берсе: “Дин кешесенә җырларга ярамый”...

-Әйе, комментарийлар чынлап-та күп. Ни өчендер кеше бер-берсендә тискәре сыйфатлар гына эзләп утыра. Җырларга да ярамый, бизәнергә дә ярамый, муен да капланырга тиеш... Әлбәттә, бүгенге көндә мин бар әйберне дә дөрес эшләмим. Аларга: “Сез башлап булса да карагыз”, - дип язасым килә. Мин әле биш намазны да укый алмыйм, иртәнгесен генә укыйм. Сәхнәдән шундук китә алмыйм, чөнки бу минем төп эшем, ул безнең икмәк. Әмма елдан-ел без дингә якынаеп кына барабыз: еллар үткәч, муенны да капларбыз, бәлки сәхнәдән дә китәрбез... Мин әле башлап кына җибәрдем. Алла боерса, бар да яхшы булыр дип уйлыйм. Бүгенге халәтем белән мин бик канәгать. Дин юлына баскач, хыялларым чынга ашты. Үз йортыбыз булды, кибетемне ачтым... Ә иң зур хыял – ул балага узу иде. Һәм, тиздән... Көтәбез. Әмма мин бу турда бик сөйләргә яратмыйм. Инстаграмда да бу теманы качырыбрак тотам.  

-Балага исем сайладыгызмы?   -Әйе, ләкин әйтмим.

  -Бала тумыйча, аңа әйберләр алырга ярамый диләр. Сез алдыгызмы?  

-Юк. Әмма мин ул фикер белән бик килешеп бетмим. Ярамый дип уйламадым, башка мәшәкатьләр күп иде. Өйгә күченү, эш... Дөресен әйткәндә, әйбер алырга вакыт җитеп бетмәде. Күченгәч, бар нәрсәне дә алырбыз дип уйлыйм. Интернет-кибетләрне караштырдым, күп әйберне аннан алырга була. Вакыт булса, кибетләргә чыгып, урап кайтырбыз дип уйлыйм.  

-Салават әти ролен 100 процентка башкарыр дип уйлыйсыңмы?  

-Әлбәттә. Аңа бит инде 39 яшь. Акыл кергән, һавада очып йөрми. Ул балаларны бик ярата. Туганнарының балалары белән һәрвакыт уйный, алар белән фотога төшеп, аларга бүләкләр алып, һәрвакыт алар белән мәш килә. Ул балалар белән уртак телне бик тиз таба торган кеше.  

-Декрет ялында булганда, сәхнәне озак вакытка ташлап торырга туры килерме?  

-Белмим. Үзебезнең гастрольләргә чыкмабыз, әмма Казанда узган концертларда катнашырбыз дип уйлыйм. Ярдәмчеләр күп, Аллага шөкер. Сеңлем янымда, апалар, абыйлар... Няня яллыйсы булмыйчак. Кем карашыр дип борчылмыйм да, ул яктан мин бик бәхетле!

Тhttp://matbugat.ru/news/?id=24187

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев