Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бәби тартмасына тагы бер сабыйны китереп салганнар

20 ноябрьгә каршы төндә Татарстандагы бердәнбер, Чаллыда урнашкан бәби тартмасына тагын бер бала калдырып киткәннәр. Бәбигә ике ай тирәсе дип белдерелә. Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәгендәге бәби тартмасына бала калдырып киткәннәр, бу хәл әлеге шәһәрдә өченче очрак. Татар-информга медицина үзәге сүзчесе Диләрә Эстрина хәбәр итүенчә, бәби тартмасындагы сигнализация 19...

20 ноябрьгә каршы төндә Татарстандагы бердәнбер, Чаллыда урнашкан бәби тартмасына тагын бер бала калдырып киткәннәр. Бәбигә ике ай тирәсе дип белдерелә.

Чаллы шәһәренең Кама балалар медицина үзәгендәге бәби тартмасына бала калдырып киткәннәр, бу хәл әлеге шәһәрдә өченче очрак. Татар-информга медицина үзәге сүзчесе Диләрә Эстрина хәбәр итүенчә, бәби тартмасындагы сигнализация 19 ноябрьдә төнге 12 тулганда шалтыраган. Медицина үзәге хезмәткәрләре тартмадан ике айлык кызны алып кергәннәр. Аның янында бала кирәк-яраклары салынган сумка һәм әнисе язып калдырган аңлатма хаты да булган.

"Әлеге факт турында хокук саклау оешмаларына, мэриянең тәрбиягә алу бүлегенә хәбәр ителде. Кызны белгечләр тикшерә. Бәбигә карата гамәлләр Русия кануннарына ярашлы башкарылачак", дигән Диләрә Эстрина.

Бу кыз - Чаллының бәби тартмасына кладырылган һәм җәмәгатьчелеккә билгелеге булган өченче бала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев