Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

БДИ кагыйдәләре үзгәрергә мөмкин

Искәртеп узабыз, быел коронавирус пандемиясе аркасында, вузларга кермәгәннәр өчен БДИ гамәлдән чыгардылар. Бу имтихан үткәрү пунктларында укучылар санын киметергә һәм вирус таралуга юл куймаска мөмкинлек бирде.Тик 2020 елгы БДИ нәтиҗәләре буенча Рособрнадзорга БДИны алга таба да вузларга укырга керүчеләргә генә саклап калу буенча тәкъдимнәр килде.

Хәзер Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте имтиханда катнашучылардан, аларның ата-аналарыннан һәм укытучыларыннан кергән БДИны камилләштерү буенча тәкъдимнәр җыю һәм анализлауны тәмамлады.
"Мәгариф һәм фән өлкәсендә күзәтчелек итү буенча Федераль хезмәткә килгән хатлар арасында имтихан үткәрү пунктларында видеокүзәтү оештыруга кагылышлы тәкъдимнәр дә бар иде. Шулай ук барлык чыгарылыш сыйныф укучылары да БДИны мәҗбүри тапшырудан баш тартырга һәм имтиханнарны бары тик югары уку йортларына керүчеләр өчен генә саклап калырга дигән тәкъдимнәр килде", - диелә ведомство хәбәрендә.

Чыганак Российская газета

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев