Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

БДИ тапшыру көннәре билгеле булды

Алдагы елда Бердәм дәүләт имтиханнарын үткәрү вакыты билгеләнде. Әлеге мәгълүмат Русия Мәгариф һәм фән министрлыгының федераль порталында урнаштырылган. Документ нигезендә, 2018 елда Бердәм дәүләт имтиханнары 28 майда география һәм информатика тапшырудан башланачак.

30 майда -математика (база дәрәҗәсе), 1 июньдә профильле математика буенча имтихан үтәчәк. Химия һәм тарих буенча сынау 4 июньдә узачак. 6 июньдә - урыс теле, 9 һәм 13 июньдә чит телләр (сөйләм) буенча имтихан көтелә. Җәмгыять белеме - 14 июньдә, 18 июньдә биология һәм чит телләр (язма өлеше) буенча бердәм дәүләт имтиханнары үтәчәк. Сынауларның төп өлеше 20 июньдә урыс әдәбияты һәм физика белән тәмамланачак.
Өстәмә көннәр 22 июньнән 2 июльгә кадәр билгеләнгән.
Җитди сәбәбе булганнар имтиханнарны 21 марттан 4 апрельгә кадәр алдан тапшыра алачак. Көзге өлеш 4 сентябрьдә (урыс теле) һәм 7 сентябрьдә (математика (база дәрәҗәсе)) узачак.
http://kiziltan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев