Шəhри Чаллы

БДИга әзерләү – түләүле

ТР хөкүмәте, ягъни Министрлар Кабинеты сайтында республика мәктәпләрендә укытучыларга мәктәп укучыларын Бердәм дәүләт имтиханнарына әзерләгәннәре һәм аларны үткәргәннәре өчен компенсация түләү турында карар басылып чыкты. Әлеге карарда бу акчаны исәпләү, түләү һәм счетка ничек күчерү тәртипләре язылган.

Яңалык киләсе елның 1 гыйнварыннан гамәлгә керә. Исәп-хисапларда күрсәтелгәнчә, балаларны БДИга әзерләү һәм бу имтиханнарны тапшыру эшләре өчен укытучыга бер сәгатькә 19 сум 28 тиен түләячәкләр.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: