Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бөек Җиңүгә яңа проектлар

ТР Министрлар кабинетында “Татарстан Республикасында 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгын әзерлек һәм үткәрү буенча чаралар” турында брифинг узды.

Брифингны ТР Премьер-министры Урынбасары Ләйлә Ринат кызы Фазлыева башлап җибәрде. Ләйлә Фазлыева РФ Президенты В. Путин фәрманы нигезендә 2020 ел - Русиядә "Хәтер һәм дан елы" дип игълан иелүе турында искә төшереп узды.

Аның әйтүенчә, республикада хәзерге вакытта 33 216 ветеран яши. Шулардан 1195 кеше – сугышта катнашучылар. Аларга тиңләштерелгәннәр арасында фронтовикларның толлары, камалыштагы Ленинградта яшәгәннәр, концлагерьларның элекке корбаннары һ.б. бар.

Премьер-министр урынбасары мәгълүматы буенча, республикада узган ел һәм быел Бөек Ватан сугышы ветераннарының социаль паспортларын булдыру буенча эш дәвам итә. Бу ветераннар белән элемтәдә булып, аларның ихтыяҗларын яхшырак өйрәнү өчен кирәк. Нәрсә борчый соң ветераннарны? Ләйлә Фазлыева хәбәр иткәнчә, күпчелек мөрәҗәгатьләр ветераннарга медицина ярдәме һәм аларның торагын ремонтлау буенча килә икән.

Брифингта шулай ук ТР Мәдәният министрның беренче урынбасары Юлия Илдар кызы Әдһәмова, ТР Яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Анна Андреевна Захматова, ТР Мәгариф министры урынбасары Алсу Мөниб кызы Әсәдуллина катнашты һәм чыгыш ясады.

Министрлыклар вәкилләре Бөек Җиңүгә багышланган мөһим һәм кызыклы проектлар, чаралар белән таныштырды. Мәсәлән, Яшьләр эшләре буенча министрлык “Җиңү турында 75 факт” дигән мәгълүмати проектны башлап җибәрә. Ведомстволарның социаль челтәрләрдәге сәхифәләрендә көн саен Бөек ватан сугышы турында фактлар дөнья күрәчәк.

Мәгариф министрлыгы вәкиле исә балаларга патриотик тәрбия бирү йөзеннән солдат хатларын уку буенча “Тере хатлар” акциясе турында сөйләде.

Мәдәният министрлыгы быелгы театраль сезонда Татастан театрларында Бөек Ватан сугышына багышланган 12 театраль постановканың премьерасы булачагын хәбәр итте.

Фото: tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X