Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бөек Җиңүнең 71 еллыгын каршылап

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгына айдан артык кына вакыт калып бара. Җиңү Бәйрәме Чаллыда быел ничек бәйрәм ителәчәк? Бу хакта шәһәрнең хуҗалык җитәкчеләре киңәшмәсендә башкарма комитет җитәкчесе урынбасары вазифаларын башкаручы Рамил Хәлимов хәбәр итте. Бөек Җиңүнең түгәрәк датасы булмаса да, бәйрәм чаралары үткән елгы югарылыкта оештырылачак. Шәһәр һәр елдагыча...

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 71 еллыгына айдан артык кына вакыт калып бара. Җиңү Бәйрәме Чаллыда быел ничек бәйрәм ителәчәк? Бу хакта шәһәрнең хуҗалык җитәкчеләре киңәшмәсендә башкарма комитет җитәкчесе урынбасары вазифаларын башкаручы Рамил Хәлимов хәбәр итте. Бөек Җиңүнең түгәрәк датасы булмаса да, бәйрәм чаралары үткән елгы югарылыкта оештырылачак.

Шәһәр һәр елдагыча бәйрәмчә бизәләчәк. Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннарга ТР Президенты бүләкләре тапшырылачак. "Янәшәдә ветеран яши" акциясе кысаларында ветераннарның фатирларын ремонтлау, медицина тикшерүе үткәрү каралган. Шәһәр хастаханәләрендә алар өчен 53 палата җиһазланган, ветераннарны теш, колак протезлары белән тәэмин итү каралган.

Җиңү көненә багышланган муниципаль, төбәк, республикакүләм бәйгеләр, чаралар уздырыла. Апрель аенда эзләнүчеләрнең ике отряды һәр елдагыча. Сугыш булган урыннарга барып, әлегәчә җирләнмәгән сугышчыларның җәсәдләрен эзләү-җирләү эшләрендә катнашачак.

Шәһәрдә республикакүләм Игелек атнасы старт алды. Аның кысаларында дуслык, игелекле башлангычлар, һәйкәлгә юл, игелек ярминкәсе кебек көннәр үткәрелә. 22 апрельдән "Георгий тасмасы" акциясе старт ала. 9 Май алдыннан да бик күп эшләр планлаштырыла: "Ватан- ана" мемориал комплексы, "Мәңгелек ут" мемориалы җиңелчә төзекләндереләчәк, ветераннар өчен открыткалар әзерләнә, 20 апрельдән "Янәшәдә ветеран яши" акциясе башлана.

5-7 майда Комсомол районы хакимияте хәтер вахтасы үткәрә.

8 майда Орловкада һәм Боровецкий бульварында бәйрәм чаралары үтә. Икенче ел рәттән Чаллы мәктәпләренең 1-11 сыйныф укучылары өч районда бер үк вакытта Җиңү вальсы бии.

Җиңү бәйрәме иртәсе сәгать 10да " Ватан-ана" мемориалы янында тантаналы парад белән башланып китә. Бәйрәм колонналарында тантаналы адымнар белән 12 югары һәм урта һөнәри белем бирүче уку йортлары студентлары үтәчәк. Быел җиденче тапкыр парадта атлы кавалерия һәм "КАМАЗ"да җитештерелүче хәрби техника катнаша. Парад традицион тәртиптә үтеп, "Ватан-ана" мемориалына чәчәкләр салу белән тәмамлана.

"Төзүче" стадионында ремонт эшләре башлану сәбәпле, быел театральләштерелгән программа "Яр буе" паркы мәйданында үткәрелә. "Солдат боткасы" пешерү һәм тарату урыннары да үзгәрә: Автозавод районында - "Җиңү" культура һәм ял паркында, Үзәк районда - "Азатлык" мәйданында, Комсомол районында - "ГЭС" бистәсе культура һәм ял паркында.

"Үлемсез полк" бөтенроссия акциясе кысаларында үтүче чара үзенең хәрәкәтен "Азатлык" мәйданыннан башлап җибәрә. Әлеге хәрәкәтнең төп максаты - һәр гаиләдә Бөек Ватан сугышы аша үткән буынның якты истәлеген саклау. Һәр гаилә укучыларның шәһәр советы сайтында үз ветераны, аның сугышчан юлы турында хатирә, фото яисә видео урнаштыра ала. Рамил Хәлимов барлык шәһәрдәшләрне әлеге акциядә катнашырга чакырды.

18 сәгатьтә "Яр буе" паркында укучылар коллективлары һәм солистлар катнашында бәйрәм чаралары башлана. 800 чыгарылыш сыйныфы укучысы традицион "Җиңү вальсы" бии. Программа бәйрәм салюты белән тәмамлана. Рамил Хәлимов җитәкчеләргә шәһәрдә Хәйрия счеты ачылуын һәм аңа һәр кешенең ирекле взнос кертә алуын хәбәр итте, шәһәрдәшләрне битарафлык күрсәтмәскә өндәде.

Ветераннарга чиксез рәхмәтле булырга тиешлегебезне искәрткәннән соң, Рамил Мәрвәнович чыгышын шундый җөмлә белән тәмамлады: "Без, сугышны күрмәгән буын, бүген әле бәйрәмне Бөек Ватан сугышында катнашкан каһарманнар белән бергә бәйрәм итә алабыз". Ни аяныч, язмышларын сугыш уты көйдергән өлкәннәрнең сафлары көннән-көн сирәгәя. Бүгенге көндә шәһәребездә барлыгы 3533 ветеран яши. Шуларның 49ы - Бөек Ватан сугышы инвалиды, 177се - Бөек Ватан сугышы ветераны, "Блокададагы Ленинград та яшәгән" күкрәк билгесенә ия, бәлигъ булганчы фашист тоткынлыгында булган шәһәрдәшләр - 63, һәлак булган (үлгән) Бөек Ватан сугышы ветераннарының тол хатыннары - 837, тыл хезмәтчәннәре - 2407. "Быелгы бәйрәм чараларын үткәрү урыннары үзгәрә. Безнең бурыч - Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәр төрле игътибар һәм кайгырту күрсәтү", - дип йомгак ясады шәһәр хакиме Наил Мәһдиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев