Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Белем көненә – яңа мәктәп

Татарстан - Россиянең иң алга киткән төбәкләренең берсе. Шушы көннәрдә республикабызның 2017 елда яңа мәктәпләр төзелеше буенча Идел буе федераль округында беренче урын яулавы мәгълүм булды. Быел Татарстанда алты яңа мәктәп ачыла. Аның дүртесе яңа уку елында файдалануга тапшырылачак. Мондый шатлыклы вакыйга шәһәребездә дә булачак.

Чаллының 36нчы микрорайонында мәктәп төзүне күпләр зарыгып көтте. Ниһаять, 2017-2018нче уку елында әти-әниләрнең һәм балаларның хыялы тормышка ашачак. 1 сентябрьдә 1224 урынга исәпләнгән яңа мәктәп ачылачак. Әлеге тарихи вакыйгага бәя биреп, шәһәр хакиме Наил Мәһдиев дүшәмбе киңәшмәсендә: "Бу мәктәп кыска вакытта, 10 ай эчендә төзелде. Ишек алдынгы мәктәпкә баланы укырга йөртү ата-аналар өчен зур бәхет", - диде. Әлеге мәктәптә беренче сыйныф 13әү икән. "Бездә шундый күп бала булуы - бәхет бит ул", - ди Наил Гамбәр улы.

Яңа мәктәп - Чаллыда иң зур мәктәпләрнең берсе булачак. Аның гомуми мәйданы 24 625 кв. м. (Моңа кадәр шәһәребездә иң зур мәктәп саналган 35нче мәктәпнең мәйданы 19 000 кв. м.) Биредә 2 бассейн төзелгән. Төп бассейнда 25 метрлы 4 йөзү юлы бар. Ә кечкенә бассейнда 12 метрлы 6 юл.

41нче мәктәптә 2 спорт залы җиһазлана. Аның берсендә скалодром булачак. Мәктәп биләмәсендә футбол кыры да төзекләндереләчәк. 506 урынга исәпләнгән концерт залына заманча, сыйфатлы тавыш һәм ут җиһазлары куелачак.

Шунысы игътибарга лаек, биредә беренче сыйныф укучылары өчен ишек аерым була. Коридор идәненә төсле полимер идән җәелә. Киләчәктә мәктәп коридорына уен зонасы ясарга җыеналар. Биредә бөтен мохит балаларның үсеш өчен хезмәт итәчәк.

Зөлфия ФОАТОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев