Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Белемне тикшерү көннәре якынлаша

Русиянең Фән һәм мәгариф буенча күзәтчелегенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 11нче сыйныфлар өчен Бөтенрусия тикшерү эшләре быел 20 мартта башлана. Бөтенрусия тикшерү эшләре 2018 елның язында 4нче һәм 5нче сыйныф укучылары өчен - Русиянең барлык мәктәпләрендә, ә 6нчы һәм 11нче сыйныфларда мәктәпләр карары буенча үткәрелә. Беренчеләрдән булып Бөтенрусия тикшерү эшләрен...

Русиянең Фән һәм мәгариф буенча күзәтчелегенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, 11нче сыйныфлар өчен Бөтенрусия тикшерү эшләре быел 20 мартта башлана.
Бөтенрусия тикшерү эшләре 2018 елның язында 4нче һәм 5нче сыйныф укучылары өчен - Русиянең барлык мәктәпләрендә, ә 6нчы һәм 11нче сыйныфларда мәктәпләр карары буенча үткәрелә.
Беренчеләрдән булып Бөтенрусия тикшерү эшләрен алты фән буенча чыгарылыш сыйныф укучылары язачак. 11нче сыйныф укучылары әлеге процедураны 20 мартта - чит телләр (инглиз, немец һәм француз), 3 апрельдә - география, 5 апрельдә - химия, 10 апрельдә - физика, 12 апрельдә биология буенча үтәчәк.
4нче сыйныфлар өчен Бөтенрусия тикшерү эшләрен урыс теле ачып җибәрә: беренче өлешне укучылар - 17 апрельдә, икенчесен 19 апрельдә язачак.
Математика буенча ул 4нче сыйныфларда - 24 апрельдә, тирә-як мохитне өйрәнү фәне буенча 26 апрельдә узачак.
5нче сыйныф укучылары 17 апрелдә - урыс теле, 19 апрельдә - математика, 24 апрельдә - тарих, 26 апрельдә биология буенча тикшерү эше язачак.
Быел, шулай ук, 6нчы сыйныф укучылары өчен сынау режимында Бөтенрусия тикшерү эшләре үткәрелә. Алар 18 апрельдә - математика, 20 апрельдә - биология, 25 апрельдә - урыс теле, 27 апрельдә -география, 11 майда - җәмгыять белеме, 15 майда тарих буенча тикшерү эше яза.
http://kiziltan.ru/obraz/9490-belemne-tiksher-knnre-yakynlasha.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев