Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Белеп торыгыз!

Кибеттән сөт сатып алганда шуны истә тотыгыз: пастеризацияләнгән сөтне кайнатмыйча да эчәргә була, ә калганнарын кайнатып кына эчәргә мөмкин. * Каймак яхшылап туглансын өчен аңа йомырка агы кушалар. Шул савытны салкын суда тотканнан соң тугласагыз, каймак бик тиз кабарыр. * Майны тизрәк тугларга кирәк булса, аны кисәкләргә бүлгәләп, савыты белән...

Кибеттән сөт сатып алганда шуны истә тотыгыз: пастеризацияләнгән сөтне кайнатмыйча да эчәргә була, ә калганнарын кайнатып кына эчәргә мөмкин. * Каймак яхшылап туглансын өчен аңа йомырка агы кушалар. Шул савытны салкын суда тотканнан соң тугласагыз, каймак бик тиз кабарыр. * Майны тизрәк тугларга кирәк булса, аны кисәкләргә бүлгәләп, савыты белән кайнар суга утыртыгыз. Май йомшаргач, бераз суыткычта тотканнан соң, яхшылап тугларга да була. * Эремчек йомшарып китсен, таралып торсын өчен аны иттарткычтан, яки иләк аша чыгарырга кирәк. * Базардан сатып алган эремчекне, шулай ук, суыткычта озаграк ятканын пешермичә кулланырга киңәш ителми. Алардан төрле камыр ризыклары, пудинг, запеканка кебек ашамлыклар әзерләргә була. * Акмайда камыр кыздырырга яратасыз икән, ул кара янып төтәсләмәсен, дисәгез, табага әрчелгән бәрәңге кисәге салыгыз. * Сыр һәм брынза озак саклансын өчен аларны шикәр шакмагы салынган караңгы савытта тотыгыз . * Сөтле ашларны төрлечә пешерергә мөмкин, тик барлык очракта да яшелчәләрне, ярмаларны, макаронны башта суда пешерәләр, аннан соң гына кайнап торган сөткә салалар. * Сөтле аш әзерләгәндә сөтнең үзен генә кайнатып та, аңа су кушып та пешерергә мөмкин. Кайнатканда өстендә элпә хасыйл булмасын өчен әледән-әле болгатып торырга кирәк. * Сөт фаянс, пыяла яисә эмаль савытта караңгы урында яхшы саклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X