Шəhри Чаллы

Белешмә сорап йөрмә, үзләре җыйсын!

Таләп ителүче 85 төр документны хәзер дәүләт хезмәте күрсәтүче орган үзе туплаячак. Сезнең су буе чиратларда утырганыгыз бармы? Чират җитте дигәндә генә борын төбендә ишекне шартлатып ябып, вазыйфалы кешеләрнең "прием окончен" дип кайтып китүе яисә, бикләнеп, чәй эчә башлавы да таныштыр әле сезгә.

Таныш, әлбәттә, бер илдә яшибез, бер үк хезмәтләрдән файдаланабыз ич! Юк кына бер белешмә өчен дә озак ялынырга туры килгән чаклар да булды. Иң кызыгы шул: кайчак ул белешмәнең кирәге дә булмый, аны болай гына, "на всякий случай" сораганнар икән...

Ниндидер файдалы эш белән шөгыльләнер кыйммәтле вакытлар шул чиратларда үтте дисәк тә хата түгелдер. Шулай да соңгы елларда бу проблеманы хәл итәргә тырышалар. Күпфунк­цияле үзәкләр эшне бераз җиңеләйтте дияргә кирәк. Ә менә шушы көннәрдә Русия Хөкүмәте федераль башкарма власть вәкилләре карамагындагы дәүләт хезмәтен алу өчен таләп ителгән документлар исемлеген раслады. Элек без юллап йөргән белешмәләрне хәзер төрле ведомство вәкилләре дәүләт хезмәте күрсәтүчеләрнең мәгълүмат базасыннан үзләре алачак. Менә шулай безнең мәшәкатьләрне киметергә ниятли хөкүмәт.

Атап әйткәндә, Премьер-министр Дмитрий Медведев - дәүләт хезмәте күрсәткәндә гражданнардан, әлеге документлар 25 федераль башкарма власть органы карамагында булганга күрә, 85 төр документ һәм мәгълүматны таләп итүне тыю турында карарга кул куйган. Моннан соң дәүләт хезмәте күрсәтүче органнар бу документларны башка дәүләт органыннан ведомствоара хезмәттәшлек кысаларында алырга тиеш була. Бу төбәк һәм муниципаль органнарның федераль органнар белән ведомствоара хезмәттәшлеген бердәм нормага китерәчәк, дип көтелә.

Нанотехнологияләр заманында бер чиновниктан икенчесенә кәгазь ташып йөрү, чынлап та, көлке. Интернет инде төпкел авылларга да үтеп кергән заманда яшибез. Дәүләт сайтларында теркәлүчеләр саны да елдан-ел арта. Уртак база булганда, компьютер аша граждан турында тиешле мәгълүмат бирү - минут эчендә башкарыла торган эш.

Һич онытмыйм, торакны хосусыйлаштырырга ниятләгәч, риэлтор ялладык, чөнки документлар җыеп, аны бер урыннан икенчесенә ташу, тиешле вакыт үткәннән соң кайберләренең срогы чыгып, яңадан җыярга мөмкин­лек тә, вакыт та юк иде. Ә риэлторның бөтен җирдә үз кешеләре, эш җайга салынган, акча эшләп тик йөри. Әйе, акчаны каерды каеруын, ләкин әзер документларны алуның рәхәтлеген белсәгез! Ниндидер сумманы саклап калалмасак та, нервылар саклап калынды бит.

Ә хәзер акча да янга калачак! Моннан соң дәүләт хезмәте алырга теләгән гражданнан 85 төрле белешмәне таләп итмәячәкләр, ведомстволар аны берсен­нән берсе алачак. Мәсәлән, водитель таныклыгыннан мәхрүм итү, юл хәрәкәте хәвефсезлеге кагый­дәләрен бозу, хөкемгә тарттырылу, җи­наять кылуда шикле булып, эзәр­лекләнү фактлары, чит ил гражданын исәпкә кую турындагы һәм башка бе­лешмәләрне җыеп интекмәсәгез дә була - дәүләт хезмәте күрсәтүче орган моны хәзер үзе эшләячәк.

...Дип әйтәләр әйтүен. Ләкин бу эш кытыршылыкларсыз эшләп киткәнче ару гына вакыт үтәр әле. Ведомствоара хезмәттәшлек турында күпме сөйлә­сәләр дә, күпме шундый комиссияләр, органнар төзелсә дә, әлегә ул җайга салынмаган. Бигрәк тә федераль һәм урындагы власть органнары арасындагы күперне ныгытасы бар.

Ә менә укучыларыбыз үз хокукларын белсен, хокукый наданлык аркасында артык эш эшләп, нервы туздырып йөрмәсен иде, дигән теләктән чыгып, үзегез юллап йөрергә кирәкмәгән кайбер белешмәләрнең исемлеген тәкъдим итәбез.
* Гражданның хезмәт вете­ра­ны таныклыгын югалту сәбәпле Русия эчке эшләр органнарына мөрә­җәгать итү факты;
* Транспорт чарасына идарә итү хокукыннан мәхрүм итү;
* Юл хәрәкәте хәвефсезлеге өлкә­сендә административ хокук бозулар;
* Хөкемгә тарттырылу (тарттырылмау) һәм (яки) җинаять эзәр­лек­ләве яки аны туктату факт­­­лары, эзләүгә би­ре­лү;
* Русия гражданы паспортының үз көчендә булуы (булмавы);
* Русия гражданының яшәгән уры­ны буенча теркәлүе;
* Русия гражданының вакытлыча яшәгән урында теркәлүе,
* Агымдагы финанс елында төр­ле дәрәҗә бюджетларга түлән­гән салымнар;
* Русия салымнар һәм җыемнар законнарын бозган өчен салым, җыем, пеня, штрафлар буенча бурыч булу (булмау) турында һәм башка белеш­мәләрне җыеп йөрергә кирәк­мәячәк.

Әлеге документларның тулырак исемлеге белән Русия Хөкүмәте сайтында (government.ru) танышырга мөмкин.

Резеда Галикәева

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: