Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Белешмәне кайдан алырга?

Татарстан халкы Covid-19 вакцинациясеннән медицина каршылыгы турында белешмәне яшәү урыны буенча теркәлгән сырхауханәдә алырга мөмкин. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу документта белешмәнең чынлыгын тикшерү мөмкинлеге бирә торган QR-код, шулай ук медицина каршылыгы сәбәбен – МКБ-10 буенча диагноз һәм белешмәнең гамәлдә булу вакыты күрсәтеләчәк.
«Белешмә бары тик медицина күрсәткечләре буенча гына лаборатор һәм инструменталь тикшеренүләр нигезендә бирелә. Аны яшәү урыны буенча поликлиникада участок табиб-терапевты рәсмиләштерә. Вакцина ясатырга ярамый дигән белешмә (метотвод) катгый рәвештә инструкция буенча бирелә. 22 атнага кадәр йөклелек чорында, шулай ук йогышлы һәм йогышлы булмаган авырулар кискенләшүе мөмкин булганда вакцина ясатырга ярамый», – диделәр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Тест режимында яңа белешмәләрне бирү 17 ноябрьдән башланды, ә инде бүгеннән документны поликлиникада эш режимында алырга мөмкин.
Табибтан алган прививка ясарга ярамавы турында белешмәне дә яңадан рәсмиләштерергә кирәк. Аны QR-кодлы яңа үрнәктәге документка алыштырасы була.
QR-код формалаштыру модуле республика Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан үз программасы буенча эшләнгән. Бу система QR-код белән белешмәне формалаштырырга һәм бастырып чыгарырга мөмкинлек бирә. Телефон камерасын урнаштырганда бу кодка Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының электрон ресурсы ачыла, анда аның гамәлдә булу вакытын белергә мөмкин.
«Әлеге белешмә Татарстан Республикасында җәмәгать транспортында йөрү өчен файдаланыла ала һәм РФ дәүләт хезмәтләрендәге вакцинация яки авырганлык турындагы сертификатны алыштырмый. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы боерыгы буенча вакцина ясатырга ярамый дигән QR-кодлы сертификатны РФ Дәүләт хезмәтләре порталында 2022 елның 1 февраленнән башлап алырга мөмкин булачак», - диделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Фото: s-vedomosti.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чир авыру сәламәтлек