Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Белгечләр 2020 елгы җанисәптә уйдырма милләтләр азрак булачагына ышана

“Барысы да үбезнең халыкның үзаңыннан тора”, - ди Татарстанстат җитәкчесе Наталья Гатауллина.

Белгечләр 2020 елда Бөтенроссия халык санын исәпкә алуда уйдырма милләтләр азрак булачагына өмет баглады. Бу хакта сүз ТР Министрлар Кабинетында брифингта барды. Җанисәптә үзен “марсиан”, “эльф”, “гоблин” дип теркәүче кешеләр очрый. Федераль дәүләт статистикасы хезмәтенең Татарстан буенча Территориаль органы җитәкчесе (Татарстанстат) Наталья Гатауллина моңа аңлатма бирде.

“Кызганыч, “марсианнар” барлыкка килсә, җанисәптә теркәргә мәҗбүр булачакбыз. Барысы да үбезнең халыкның үзаңыннан тора. Җанисәп халыкны сораштыру юлы белән гражданнарның үзбилгеләнеше буенча үткәрелә. Кызганыч, мондый очраклар була, ләкин без халыкның акылына ышанабыз. Бу җанисәптә мондый милләтләр азрак булыр дип өметләнәбез”, - диде Наталья Гатауллина.

Белгечләр сорауларга җавап кәгазьләрендә персональ белешмәләр күрсәтелмәвен искәртте. “Исем-фамилияләр, телефон номерлары да юк”, - диде Татарстанстат җитәкчесе.

 

 

 

 

 

 https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/05/196446/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев