Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бензин бәясе рекорд куйды

"Российская газета" хәбәр итүенчә, илдә бензинның күпләп сату бәясе яңа рекорд куйган. Узган атнада АИ-92 маркалы бензинның тоннасы - 42 мең 850 сум (2,3 процентка арткан), ә АИ-95 44 мең 990 сумга (1,7 процент арткан) кыйммәтләнгән. Санкт-Петербург халыкара товар-чимал биржасында әнә шундый хәлләр күзтелгән.

Бәяләр "Газпром нефть"нең Мәскәү нефть эшкәртү заводындагы бер җайланмасы эштән туктау аркасында арткан дип фаразлана. Ул ноябрь урталарында яңадан эшли башларга тиеш, дип тә әйтәләр. Монополиягә каршы федераль хезмәт белгечләре исә якындагы 10 елда Россиядә ягулык бәяләре инфляциягә караганда тизрәк артачак дип фаразлый.
https://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев