Шəhри Чаллы

Бензингә акциз күтәрелә

1 апрельдән бенизинга акциз - 2 сум, дизель ягулыгыныкы 1 сумга арта. Кичә Дәүләт Думасында депутатлар тарафыннан кабул ителгән Салым кодексына үзгәрешләр әнә шуңа китерәчәк. Бер айдан соң бензинның бер тоннасына акциз бәясе 10 мең 130 сум, дизель ягулыгыныкы 5 мең 293 сум булачак. Россия Финанс министрлыгы белгечләре әлеге үзгәрешләр...

1 апрельдән бенизинга акциз - 2 сум, дизель ягулыгыныкы 1 сумга арта. Кичә Дәүләт Думасында депутатлар тарафыннан кабул ителгән Салым кодексына үзгәрешләр әнә шуңа китерәчәк. Бер айдан соң бензинның бер тоннасына акциз бәясе 10 мең 130 сум, дизель ягулыгыныкы 5 мең 293 сум булачак. Россия Финанс министрлыгы белгечләре әлеге үзгәрешләр аркасында бензин бәясе 6,5-7 процентка артыр дип фаразлый. Ә акцизны кыйммәткәрәк сатудан дәүләткә быел 89,3 миллиард сум өстәмә табыш китерәчәк икән. Акцизларны бер елда ике мәртәбә күтәрү очрагы соңгы тапкыр 2013 елда булган иде. Росстат мәгълүматларына ышансаң, узган ел Россиядә инфляция 12,9 процентка арткан, ә бензига бәя 4,8 процентка күтәрелгән.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: