Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бер ризык йөрәк, кан басымы өчен бик файдалы!

Аны һәркем көн саен ашый ала

Канаданың Гельф университеты галимнәре нинди ризыкларның кешеләрнең эндокрин һәм йөрәк-кан тамырлары системасын яхшырта алуын ачыклаган. Алар кызыл һәм яшел ясмыктан (чечевица) әзерләнгән ризыкларның диабет һәм гипертониядән җәфаланучы пациенлар өчен искиткеч файдалы икәнен раслый.

Галимнәр 24 өлкән кеше катнашлыгында тәҗрибә үткәргән. Аларга ике төрле туклану ысулы тәкъдим ителгән: 1:1 нисбәтендә дөге белән ясмык яисә бәрәңге белән ясмык. Тәҗрибәдә катнашучыларның шикәр дәрәҗәсен ашарга ике сәгать кала һәм ашаганнан соң ике сәгать үткәч үлчәгәннәр. Моңа кадәр дөгене ясмыксыз ашаучыларның шикәр дәрәҗәсе 20 процентка кимрәк булып чыккан. Ә бәрәңге белән 35 процентка кимегән.

Моннан тыш, ясмыклы ризыклар ашаучыларның холестерин дәрәҗәсе дә кимегән, кан басымы да нормага килгән. Галимнәр моны ясмыкта кыйммәтле витаминнар һәм микроэлементлар күп булуы белән бәйли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев