Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бер сәгатькә алга күчәрбезме?

"Ауропалы Татарстан" блогы интернетта, change.org сайтында Татарстанда вакытны бер сәгатькә алга күчерү тәкъдиме өчен имза җыюны башлады. Моңа кадәр тәкъдим "Ачык Татарстан" мәйданчыгында урнаштырылган иде. Мөрәҗәгать Татарстан дәүләт шурасына юнәлгән. Аның авторлары булып "Ауропалы Татарстан" блогы тора. Мөрәҗәгатьтә хәзерге вакытта Татарстанның Мәскәү вакыты белән (UTC+3) яшәве, шул ук вакытта күрше...

"Ауропалы Татарстан" блогы интернетта, change.org сайтында Татарстанда вакытны бер сәгатькә алга күчерү тәкъдиме өчен имза җыюны башлады. Моңа кадәр тәкъдим "Ачык Татарстан" мәйданчыгында урнаштырылган иде.

Мөрәҗәгать Татарстан дәүләт шурасына юнәлгән. Аның авторлары булып "Ауропалы Татарстан" блогы тора. Мөрәҗәгатьтә хәзерге вакытта Татарстанның Мәскәү вакыты белән (UTC+3) яшәве, шул ук вакытта күрше төбәкләр - Самара өлкәсе һәм Удмуртия Республикасы үз географик вакыты белән яшәве турында әйтелә. 23 декабрь көнне Казанда кояш 15 сәгать 13 минутта бата. Димәк, эш көненең яртысы диярлек караңгыда үтә, диелә мөрәҗәгатьтә.

Татарстанда вакыт бер сәгатькә алга күчү очрагында "Ауропалы Татарстан" өч икътисади һәм ике социаль эффектны санап чыгара. Икътисади эффектлар дип республикада электр энергиясен экономияләү, гражданнар өчен энергия хисапларының кечерәюе һәм көнчыгыш күршеләргә юнәлгән ширкәтләренең керемнәре күбәюе атала. Социаль эффектлар арасында юлларда әзрәк һәлакәтләр һәм халыкның саф һавада күбрәк вакыт үткәрә алуы әйтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев