Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бер сәгатькә – ике тонна чүп

Районда «Чиста уеннар» дип аталган акция кысаларында өченче чара үтте. Көнкүреш калдыкларын төрләргә аерып җыю буенча ярышлар бу юлы Бәтке авылының үзәк пляжы территориясендә узды.

Чарада 100дән артык кеше катнашты. Алар – мәктәп укучылары, студентлар, укытучылар һәм әти-әниләр. Уен өчен бирелгән 60 минутта алар 248 капчык төрле калдык, 465 килограмм шина, 153 килограмм эре чүп җыйдылар. Шулай итеп, «Чиста уеннар» барышында яр буе 2035 килограмм чүптән арындырылды. Шул исәптән 49 капчык пыяла, 53 капчык пластик һәм 38 капчык металл икенче эшкәртүгә җибәрелде, дип хәбәр итә «ЭКОTIME» экологик отряды координаторы Алена Мохото.

 

 

http://tukai-rt.ru/news/yanjaliklar/ber-sgatk-ike-tonna-chp

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X