Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Бердәм Россия» сайлаучыларның 79,1 процент тавышын җыйган

«КПРФ икенче партия исемен саклый, төп оппозицион партия», — дип белдерде Большаков.

КФУның конфликтология кафедрасы мөдире, КФУ каршында иҗтимагый-сәяси һәм этноконфессиональ мәсьәләләр буенча экспертлар советы җаваплы секретаре Андрей Большаков РФ Дәүләт Думасына сайлау буенча Exit-pool фаразларын әйтте. «Бердәм Россия» сайлаучыларның 79,1 процент тавышын җыя. 
Социологлар 9 меңнән артык кешене сораштырган.
«Тавышларның дүрттән өч өлеше шушы сәяси көчкә бирелер дип фаразлыйбыз. Алты сайлау округы буенча „Бердәм Россия“ кандидатлары барлык тавышларның яртысыннан күбрәген җыя», — дип ул Бердәм мәгълүмат үзәгендә социологик сораштыру нәтиҗәләрен җиткерде. 

Республикада тавышларның 10 проценты КПРФ өчен бирелергә мөмкин. «КПРФ икенче партия исемен саклый, төп оппозицион партия», — дип белдерде Большаков. 

«ЛДПР буенча сайлау төрле төбәкләрдә төрлечә. Тикшеренүләр нәтиҗәләре буенча, Татарстанда ул 3,4 процент, «Гадел Россия» 3,1 процент тавыш җыйган. 1-2 процент тавыш кече партияләр арасында бүленә: «Новые люди», «Коммунисты России», Пенсионерлар партиясе. Җавап бирмәгән кешеләр дә байтак. Бу белешмәләр фараз күрсәткече генә, рәсми мәгълүмат көтәбез», — дип искәртте Андрей Большаков.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сайлаулар-2021