Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Беренче тапкыр тавыш бирүче Элина Нуриәхмәтова: «Үземнән шундый мөһим өлеш кертә алуыма куанам»

Бүген сайлауларның өченче көне. Тавыш бирүчеләр арасында 18 яшен тутырган шәһәрдәшебез дә бар. Аның бу сәяси чарада беренче тапкыр катнашуы.

Ул 26нчы гимназиянең 11нче сыйныфында белем ала. Хыялы – юрист булу. 

"Нинди хисләр кичергәнемне әйтә дә алмыйм. Бу бит минем өчен беренче тапкыр гына. Куанам да, дулкынланам да", – ди Элина. 

Аның сүзләрен әнисе – 18нче мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рамилә Нуриәхмәтова дәвам итә. 

"Беренче тапкыр сайлауларда катнашу гомергә истә калырлык вакыйга ул. Үзеңне тулы хокуклы гражданин итеп тоясың. Әле үзем сайлаулар турында әйтмәгән дә идем, үзе миңа әйтте. Үзлектән Дәүләт хезмәтләре порталы аша регистрация узып, сайлау участогы турында мәгълүмат алган. Аның шундый актив рәвештә гражданлык позициясен белдерүе үзем өчен дә ачыш булды. Беренче тапкыр тавыш бирүче буларак үзенә махсус сайлаучы өчен ясалган брелок һәм театрга чакыру билеты биргәннәр", – дип сөйләде Рамилә Фоатовна. 

Гадәттә, сайлауларга сәгать ничәдә барасын иртән йокыдан торгач планлаштырасың. 18 яшьлек Элина Нуриәхмәтова бу хакта кичтән үк уйлап яткан.

«Мин дә туган илебезнең киләчәгенә үземнән өлеш кертәм», – ди җиткән кыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев