Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Беренче Ислам маркетплейсы проектын KazanSummit 2021дә тәкъдим итәчәкләр

Яңа электрон мәйданчыкларны тәкъдим итүне «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2021» XII Халыкара икътисадый саммиты кысаларында уздыру планлаштырыла. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына ТР Инвестицион үсеш агентлыгында хәбәр иттеләр.

«Саммит кысаларында «Хәләл» Индустриясе: тәҗрибә, перспективалар» сессиясе узачак, аның барышында «Маркетплейс «Свое.Родноес һәм «Свое. Фермерство», шулай ук «All-Islam» проекты – мөселман товарларының беренче маркетплейсы тәкъим ителәчәк. Чараның РФ Мөфтиләр Советының «Хәләл» халыкара стандартлаштыру һәм сертификацияләү үзәге җитәкчесе булачак модераторы итеп Айдар Газизов билгеләнде,- дип белдерделәр ведомствода.
Шулай ук саммит барышында Россиядә "тыйнак мода" инфраструктурасын булдыру мәсьәләләрен карау планлаштырыла, Modest Covered ка нигез салучы һәм Russia Modest Fashion Wek ның Татарстандагы рәсми вәкиле Җәннәт Мингазова булачак. 
«Россия - Ислам дөньясы: KazanSummit 2021» XII Халыкара икътисадый саммиты Казанда 2021 елның 28-30 июлендә узачак. Саммитның лейтмотивы – аңлы куллану дип билгеләнә. Форум барышында партнерлык финанслары, хәләл индустрия, яшьләр дипломатиясе, медицина, спорт, креатив индустрия, экспорт, эшкуарлык һәм инвестицияләр үсеше мәсьәләләре яктыртылачак. Чара мәйданчыгында шулай ук Russia Halal Expo индустриясенең хәләл күргәзмәсе һәм Машина төзелеше кластерлы форумы узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: саммит