Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Беренче квартал нәтиҗәләре нинди?

Чаллы эчке эшләр идарәсендә агымдагы елның өч аена йомгак ясалды. Полковник Алексей Соколов сүзләренә караганда, җинаять ачылу очраклары үткән елга караганда 170кә кимегән. Ләкин угрылык, кеше үтерү буенча җинаятьләр арткан. - Наркотик матдәләр әйләнеше, элек кылынган җинаятьләрне ачу буенча да башкарасы эшләр җитәрлек. Бүген һәм киләчәктә сөйләшү ирешелгән уңышлар турында...

Чаллы эчке эшләр идарәсендә агымдагы елның өч аена йомгак ясалды. Полковник Алексей Соколов сүзләренә караганда, җинаять ачылу очраклары үткән елга караганда 170кә кимегән. Ләкин угрылык, кеше үтерү буенча җинаятьләр арткан.

- Наркотик матдәләр әйләнеше, элек кылынган җинаятьләрне ачу буенча да башкарасы эшләр җитәрлек. Бүген һәм киләчәктә сөйләшү ирешелгән уңышлар турында түгел, ә кимчелекләрне бетерү хакында булачак. Мин чыгыш ясаучылардан да шуны таләп итәм, - диде А.Соколов.

Оператив хәл белән штаб башлыгы, полиция подполковнигы Данил Астраханцев таныштырды. Эшнең нәтиҗәлелеге буенча Автозавод, Комсомол, Үзәк бүлекчәләре республикада 1-2-3нче урыннарда баралар. 87,4% белән Электротехниклар бүлеге дүртенче урында.

Үтерү, талау кебек җинаятьләрне кыска вакыт эчендә ачуга ирешеп, фатирлар басу, автотранспорт урлау очраклары кимегән. Ел башыннан 72 кеше югалып, аның сигезе табылган. Чит илләрдән килгән 509 кеше махсус теркәү узган. Әмма алар арасында да җинаятьчеләр шактый. "Кунак булсаң - тыйнак бул" дигән гыйбарәне һәр кеше дә аңламый булып чыга.

Эчке эшләр подполковнигы Ленар Баһавиев кадрлар турында сөйләде. Идарәдә 1776 кеше штатта тора. Өч айда 20 кеше хезмәткә кабул ителгән, 14е эштән киткән.

Эчке эшләр идарәсендә бүген 13 хезмәткәр җитми. 111 кешегә дисциплина бозган өчен шелтә белдерелгән. Идарә башлыгы тәрбия эшен җанландырырга, бу юнәлештә ветераннарны җәлеп итәргә чакырды. Электротехниклар бүлеге башлыгы, полковник Рәис Җиһаншин эш йомгаклары белән таныштырды. Аңа тикшерелгән җинаять эшләрен югары дәрәҗәдә башкарып, билгеләнгән вакытка тапшыру бурычы куелды.

Шәһәр прокурорының беренче урынбасары Павел Шамовның тикшерү эшләренең 222 очрагын прокуратура һәм дознание хезмәткәрләре тарафыннан кире кайтарылуы турында әйтте.

- Без җинаять саны артуны яхшы эшләвебез дип кабул итәбез. Мин моның белән килешмим. Җинаятьләр саны ничек аз булса, без шул кадәр яхшы эшлибез. Участок инспекторларының җинаять ачуда сүлпән эшләүләрен билгеләп үтәр идем. Әллә инде алар эш ачарга теләмиләр, әллә ялкауланалар. Активлык кирәк", - диде ул.

Дәүләт куркынычсызлыгы федераль хезмәтенең Чаллы бүлеге башлыгы урынбасары Игорь Викентьев яшьләр арасында дини агымнарга тартылучыларның саны артуына борчылу белдерде. Украинадагы хәлләр дә безгә тискәре йогынты ясарга мөмкин. Шуңа күрә аеруча участок инспекторларына уяу булырга кирәк.

Автозавод бүлеге башлыгы Адай Тлегеновның кулга алынуы да көтелмәгән хәл булып чыкты.

- Тикшерү нәтиҗәләре барын да ачыклар. Бераз сабыр итик, - дип, А.Соколов киңәшмәдә катнашучыларны тынычландырды.

Соңыннан алдынгы полиция хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырылды.

Р.ГАЛИМУЛЛИН.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев