Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Берьюлы ике җиңү!

Чаллы театры артистлары «Тантана» премиясе алды.

Бүген халыкара театр көнендә республиканың иң талантлы артистларына "Тантана" театр премияләре тапшырылды. 

Тантаналы чара Буа татар дүләт драма театрында үтте.

Нәбирә Гыйматдинова әсәре буенча куелган "Сихерче" спектакле (режиссеры Олег Кинҗәгулов) Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрына берьюлы ике җиңү китерде.


Артистлар Чулпан Әскәрова һәм Алсу Сәгыйдуллина "Сихерче"дәге рольләре белән  "Тантана" ТРның иң мөһим театраль премиясендә җиңү яуладылар.

 Быел премиянең күләме 100 мең сум тәшкил итә. 

Алсуның Сәвилә роле иҗат юлындагы иң якты башлангыч булды. Ул Гөлинә Минһаҗевадан соң икенче  булып "Дебьют" номинациясендә җиңде. Индира Маликова "Иң яхшы эпизодик роль" номинациясендә әлеге премияне алган иде.

Татарстанның атказанган артисты Чулпан Садыйкова-  Әскәрованы Убыр роле  театр тарихында беренче тапкыр "Иң яхшы хатын-кыз" номинациясендә  җиңдерде. Дөресрәге, Чулпан үзенең тырышлыгы, иҗади эзләнүе белән зур уңышка иреште. Аның Убыр роле һичшиксез моңа лаек. 

Чулпан шатлыгыннан күз яшьләрен тыя алмады. "Мин соңга кадәр Убыр ролен уйнап чыгарыма ышанмаган идем. Рольне ышанып тапшырган өчен сәнгать җитәкчебез Олег Кинҗәгуловка, безнең уртак хезмәтебезне югары бәяләгән жюрига һәм яраткан театрыма рәхмәт", - диде ул "Шәһри Чаллы" журналистына.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

9

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җиңү Чаллы татар дәүләт драма театры "Тантана" премиясе