Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Берьюлы өч малай

Шәһәребездә быел беренче тапкыр берьюлы өч бала туды. Әлеге сабыйларның бәхетле әти-әниләре Насифуллинар гаиләсе. 25 яшьлек Лилия белән 30 яшьлек Радикның гаиләсендә әлеге шатлыклы вакыйга 22 сентябрьдә булды.

Малайларга Данияр, Илнур, Тимур дип исемнәр кушканнар. Иң кечкенәсе 2 кг 90 г, икенчесе - 2 кг 130 г, өченчесе - 2 кг 450 г булып дөньяга килгән. Хәзер алар барысы да 3 килограммнан артык авырлыкта. Лилия йөклелек чорында Кама балалар медицина үзәгендә исәптә торган, сабыйлар "кесарев" кисеме ысулы белән Казанда дөньяга килгәннәр. Лилиянең әйтүенчә, йөклелек җиңел узган, соңгы атнада гына хәрәкт итү кыенлашкан.

Лилия белән Радик моннан 2 ел элек өйләнешкәннәр. Сезнең берьюлы өч балагыз була дигәнгә башта ышанып та бетмәгәннәр.

- Башта бераз куркытты, хәзер ияләндек инде. Балалар тыныч, төнлә борчымыйлар диярлек. Тик берсе еласа, калганнары да кушыла, - ди Лилия.

Малайлар холык-фигыльләре белән бер-берсеннән аерылалар. Өченчесе бик тыныч, Насифуллиннар кеше фатирында акча түләп яшиләр. Радик Эчке эшләр идарәсендә полиция хезмәткәре. Ә Лилия 36нчы балалар бакчасында 5 ел тәрбияче булып эшләгән. Аның балалар тәрбияләүдә тәҗрибәсе җитәрлек. Өч балалы яшь гаиләгә социаль ипотекага фатир алу бик кыен. Яшь анага туганнары булыша. Малайларның әтисе, әби-бабайлары эшли икән.

"Өч бала белән урамга чыгу бик кыен. Без ике урынлы һәм бер урынлы ике бала арбасы алдык. Ярдәмчеләр булганда урамга чыгабыз ", - ди Лилия.

Тиздән полиция хезмәткәрләре һәм әниләр көне җитә. Бәлки шәһәр хакимияте эчке эшләр идарәсе белән берлектә Насифуллинар гаиләсенә торак шартларын яхшыртырга булышыр. Ни дисәң дә, Чаллыда берьюлы өч бала еш тумый бит.

Зөлфия ГАЛИМ

Светлана Панькова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев