Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Без белмәгән сугышның билгесез батырлары”

20-24 августта, Татарстан мәдәнияте көннәрендә, Беренче бөтендөнья сугышында катнашкан татарларга багышланган фильм күрсәтеләчәк. "Без белмәгән сугышның билгесез батырлары" ("Незаметные герои неизвестной войны") исемле документаль фильм өчен Татарстан дәүләт архивы Германиядә әсир булган татар сугышчыларының хатларын һәм рәсемнәрен биргән. Проектны режиссер Денис Красильников җитәкчелегендә Россия телевидениесендәге алып баручылар Фәридә Корбангалиева, Максим...

20-24 августта, Татарстан мәдәнияте көннәрендә, Беренче бөтендөнья сугышында катнашкан татарларга багышланган фильм күрсәтеләчәк.

"Без белмәгән сугышның билгесез батырлары" ("Незаметные герои неизвестной войны") исемле документаль фильм өчен Татарстан дәүләт архивы Германиядә әсир булган татар сугышчыларының хатларын һәм рәсемнәрен биргән. Проектны режиссер Денис Красильников җитәкчелегендә Россия телевидениесендәге алып баручылар Фәридә Корбангалиева, Максим Шәрәфетдинов, оператор Фәрит Галиев, башкарма продюсер Ләйсән Ситдыйкова гамәлгә ашырган. Фильмны эшләүдә Татарстан галимнәре, шул санда тарихчы Искәндәр Гыйләҗев та катнашкан. Аның архивында 1915 елның 30 декабрендә Германиядә Вюнсдорф әсирләр лагеренда яздырылган бер аудиоязма саклана. Әлеге язмада 1885 елда Тобольск якларында туган Нурмөхәммәт Хисаметдиннең әсирләр лагеренда азан әйтүен тыңларга була.

"Берлинда тавыш язмаларын туплаган ике зур җыелма бар. Беренче бөтендөнья сугышы вакытында башланган зур эш ул. Музыка белгечләре, тел белгечләре күпләгән әсирләрнең Германия җирләрендә булуыннан файдаланып, фәнни эш алып барганнар", - ди тарихчы. Мәгълүм булганча, Беренче бөтендөнья сугышы 1914 елның 28 июлендә Австрия-Маҗарстан гаскәрләре Сербиягә бәреп керү нәтиҗәсендә башланып китә. Россия анда 16 миллион кеше җибәрә, аларның биш миллионы һәлак була. Архив мәгълүматларына караганда, сугышка миллион ярым татар һәм башкорт киткән. Фильм авторлары ул чакта Русиядәге мөселман өммәтенең хәлен һәм сугышка бару фәрманына булган төрле карашларны чагылдырырга вәгъдә итә.

Шулай ук анда аерым кешеләрнең, алар арасында Германиядә әсирлеккә төшеп, шунда яшәп калган татарларның язмышы турында моңа кадәр яшереп тотылган мәгълүматлар булыр дип тә көтелә. Фильм Петербург, Казан, Оренбург, Калининград, Литва, Беларусь, Франция, Германиядә төшерелгән. Аны Мәскәүдә 20-24 августта Татарстан мәдәнияте көннәрендә күреп булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев