Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Без китәбез, сез каласыз» - Чаллыда премьера

24 һәм 25 ноябрьдә Чаллы дәүләт татар драма театрында «Без китәбез, сез каласыз» спектакле премьерасы.

Нибары 27 ел яшәгән Габдулла Тукайның тормышында ачылмаган серләр бик күп. Күренекле драматург Туфан Миңнуллин бу пьесада аның тормышындагы аерым бер вакыйганы – 1909 елда шагыйрьнең Сембер губернасында, фабрикант Акчуриннарда кунакта булуын чагылдыра. Тукайның байларга мөнәсәбәте турында фикерләр шактый каршылыклы. Кайбер галимнәр аны акчага, байлыкка аз гына да исе китмәгән, байлардан ачы итеп көләргә яраткан шагыйрь дип бәяли; ул чагында андый Тукайның атаклы капиталист, миллионер Акчуриннарга сәфәрен ничек аңларга...
Режиссер – Олег Кинҗәгулов
Автор – Туфан Миңнуллин
Рәссам –Ләйсән Хөсәенова
Композитор – Эмиль Әмиров
Билетларны сайтта алырга мөмкин / - Касса: 25-31-77

 

http://nabchelny.ru

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: театр мәдәният