Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Без - куркыныч ил?

Бүген дөньяда иң куркынычсыз, иң имин ил Финляндия икән. Бөтендөнья икътисадый форумы экспертлары шундый нәтиҗәгә килгән. Исемлеккә барлыгы 136 ил кергән. Икенче урында - Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, өченчедә - Исландия. Беренче унлыкта шулай ук Оман, Гонконг, Сингапур, Норвегия, Швейцария, Руанда һәм Катар да бар. Русия 109нчы урынны алган, безнең күршеләр...

Бүген дөньяда иң куркынычсыз, иң имин ил Финляндия икән. Бөтендөнья икътисадый форумы экспертлары шундый нәтиҗәгә килгән. Исемлеккә барлыгы 136 ил кергән. Икенче урында - Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, өченчедә - Исландия. Беренче унлыкта шулай ук Оман, Гонконг, Сингапур, Норвегия, Швейцария, Руанда һәм Катар да бар. Русия 109нчы урынны алган, безнең күршеләр Перу (108нче) һәм Камерун (110нчы). Рейтингны төзегәндә илдәге җинаятьчелек һәм террорчылык хәле, шулай ук хәрби низаглар исәпкә алынган. Ә исемлектә иң соңгы урында Колумбия тора, ягъни бу илдә кешенең гомере кыл өстендә генә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев