Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

"Ә без сине бәреп үтерергә килгәнсең дип торабыз..."

Салават Фәтхетдиновны Элвин Грей өенә барып котлаган.

Туган көнгә бүләге дә бүләге!
Элвин Грейның өлкән коллегасына бүләк тапшыруын видеога Рифат Зарипов төшергән. «Салават Зәкиевичне кем генә котламады бүген! Энекәше дә килгән», — дип яза ул.
Башкортстанның халык артистын республика Башлыгының мәдәният мәсьәләләре буенча киңәшчесе котлавы бер дә сәер түгел анысы. Әмма алар арасында килеп чыккан низагның күңелдә калдырган юшкыны юылып бетмәгән иде әле. Шуңа күрә кочаклашып төшкән фотоларын күптән түгел Инстаграмга куюлары шәп булды! Ә кичәге вакыйга теге юшкынны юып ташлады, шөкер.
Радик Юлъякшин, Салават Фәтхетдиновны туган көне белән котлап, нәрсә бүләк иткән соң? Рифат яздырган видеоны карыйк. «О, кунакларның кунагы килгән!» — ди Салават. «Туган көнең белән, иң мөһиме — беркайчан да авырма. Менә, иң кирәкле әйбер сиңа», — дип, Элвин җырчыга... балта тапшыра. «Кирәкле һәм кирәкмәгән кунаклар өчен», — дип тә өсти. «Кирәкмәгәннәр монда килми инде», — дип кочаклый Салават Зәкиевич Элвинны. Кунакларның кадр артында: «Ә без сине бәреп үтерергә килгәнсең дип торабыз», — дип көлгәннәре ишетелә.
Иң яхшысы - Америка индеецлары кебек, бу балтаны күмәргә дә, өстен таш белән бастырып куярга инде, егетләр. Ә аннан соң бер шәп дуэт яздырырга! "А вам слабо?" - дияр иде бер каналда алып баручы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев