Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Без татар балалары”

"Нур" яшь­ләр үзә­ген­дә "Без та­тар ба­ла­ла­ры" дип атал­ган нә­фис сүз бәй­ге­се бул­ды. Ул "Миз­гел" мил­ли мә­дә­ни­ят клу­бы һәм "Нур" яшь­ләр үзә­ге та­ра­фын­нан оеш­ты­рыл­ды. Бәй­ге та­тар те­лен по­пу­ляр­лаш­ты­ру, та­тар яшь­лә­рен­дә мил­ли шигъ­ри­ят­кә, тел­гә мә­хәб­бәт тәр­би­я­ләү уңа­ен­нан үт­кә­рел­де.

Кат­на­шу­чы­лар­га та­тар те­лен­дә үз­лә­ре иҗат иткән яи­сә баш­ка кү­ре­нек­ле ша­гыйрь­ләр­нең иҗат җи­мешлә­рен пре­зен­та­ци­я­ләү бу­ры­чы ку­ел­ды. Алар­ның кү­бе­се Чал­лы көл­ли­ят­лә­ре, юга­ры уку йорт­ла­рында уку­чы сту­дент­лар. Мә­сә­лән, "Ярат­кан ша­гый­рем иҗа­ты" но­ми­на­ци­я­сен­дә 1 нче урын­ны яу­ла­ган Ли­а­на За­ки­ро­ва ТИС­БИ уку­чы­сы. Ул үзе­нең "Кош­чык" ши­гы­ре бе­лән күп­ләр­не таң кал­дыр­ды. Чал­лы гы­на тү­гел, якынти­рә юга­ры уку йорт­ла­рын­нан да кат­на­шу­чы­лар бул­ды. "Сө­ем­би­кә дас­та­ны"н сөй­ләп 2 нче урын­ны яу­ла­ган Ал­су Иб­ра­һи­мо­ва КФУ­ның Ала­бу­га фи­ли­а­лын­да бе­лем ала. Ул үзе­нең сән­гать­ле сөй­лә­ме бе­лән ге­нә тү­гел, ә ма­тур мил­ли кос­тюм­на­ры бе­лән дә та­ма­ша­чы­лар­ның мә­хәб­бә­тен яу­ла­ды.

Шу­лай ук, "Үзе иҗат ит­кән ши­гырь" но­ми­на­ци­я­се­нә җиң­ү­че дип­лом­на­ры ае­рым тап­шы­рыл­ды. Алар ара­сын­да 67 нче фи­зик мөм­кин­лек­лә­ре чик­ле ба­ла­лар мәк­тә­бе уку­чысы За­ри­по­ва Ил­сө­яр дә бар иде. Аның чы­гы­шы ае­рым их­ти­рам­га ла­ек. Ул "Пе­си" исем­ле ши­гы­рен те­ат­раль кү­ре­неш фор­ма­сын­да, зат­лы кос­тюм­нар бе­лән тәкъ­дим ит­те.

"Без та­тар ба­ла­ла­ры" ши­гырь кон­кур­сы­ның бар­лык кат­на­шу­чы­ла­ры да рәх­мәт хат­ла­ры бе­лән бү­ләк­ләнде­ләр. Чын­нан­да, әдә­би­я­ты­быз­ны үс­те­рү­гә юнәл­де­рел­гән бәй­ге­ләр аша, бө­ек ша­гырь­лә­ре­безнең иҗа­ты аша яшь бу­ын­да та­тар те­ле­нә их­ти­рам тәр­би­я­ләп бу­ла.

Эль­ви­ра Гай­нет­ди­но­ва

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев