Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Без-Тукай оныклары” профиль лагере яшьләре Чаллы язучылары белән очрашты

Бүген балалар өчен татар теле буенча сөйләм практикасын үстерү буенча төбәкара “Без-Тукай оныклары” дип аталган профиль лагерендә ял итүче яшьләр Чаллы язучылары белән очрашты.

Анда Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, язучы Факил Сафин, РТ Язучылыр берлеге әгъзасы, шагыйрә Лилия Гыйбадуллина һәм яшь каләм иясе Айзирә Имамова катнашты.

Яшьләр һәм тәрбиячеләр кунаклар белән танышты, кызыксындырган сорауларын бирде  һәм үзләре дә иҗат җимешләрен тәкъдим итте.

Монда төрле төбәкләрдән: Курган, Оренбург, Томск, Ульяновск, Чиләбе, Казан, Яр Чаллыдан 12-17 яшьлек 150ләп бала ял итә. Шуларның 53е Чаллы укучылары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яшьләр