Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бездә көчле җенес - хатын-кызлар

Немец журналистлары Русиядә яшәүче хатын-кызларны “көчле җенес” дип атаган.

Алар фикеренчә, Русиядә хатын-кыз көчле булырга мәҗбүр, чөнки бу илдә яшәү шартлары авыр. Ә ирләр еш төшенкелеккә бирелә һәм алкоголь белән тәмәкедә юаныч таба.
Русия хатын-кызларына сәламәт тормыш рәвеше дә көчле булырга ярдәм итә. Алар һәрвакыт эш белән дөнья көтүне берләштерә ала. Гореф-гадәтләрне саклый, гаилә кыйммәтләрен кадерли белә.
Тормышта очраган каршылыкларны гел генә җиңә алмасалар да, аларга каршы аяусыз көрәшәләр. Шушыларны сәбәп итеп, немецларның кайберләре безнең илдән хатын алырга тели икән. Тик, ни кызганыч, тормыш көтә белгән, корыч беләкле, ярсу йөрәкле ирләр янында без үзгәрәбез шул..

 

https://kiziltan.ru/obchestvo/15963-bezd-kchle-enes-hatyn-kyzlar.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев