Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда эре шәһәр мэрлары делегациясе үтте

Чаллыда «Россия – спорт державасы» халыкара спорт форумы кысаларында Россия Федерациясе субъектларының шәһәр хакимиятләре һәм муниципаль берәмлекләр башлыклары, шулай ук РФ Спорт министрлыгы вәкилләре булып китте.

Ханты-Мансийск, Липецк, Екатеринбург, Стәрлетамак, Сарапул мэрлары, Сургут, Владикавказ, Архангельск, Красноярск башлыклары урынбасарлары Мәләкәс елгасы ярында «Клеверспорт» спорт-сәламәтләндерү комплексында булдылар. Проект кунакларны муниципаль-шәхси партнерлык проектының уңышлы гамәлгә ашыру үрнәге буларак кызыксындырды.
РФ  Спорт министрлыгының инвестицион үсеш һәм дәүләт милке белән идарә итү департаментының бүлек башлыгы Елена Сандакова: «Чаллы – уникаль энергетикалы шәһәр, монда аның барлыкка килүе һәм үсеше турында тарихи мәгълүматләр сакланган, - диде. «КЛЕВЕРСПОРТ» – Россиядә муниципаль-шәхси партнерлык турында 224 закон кысаларында гамәлгә ашырылган беренче проект булуы белән уникаль. Ул федераль һәм муниципаль финанслау алган беренче проект».  
Шулай ук делегация «НАИКОМ ЭКСТРИМ МОТКРОСС» балалар спорт техник клубы мототрассасын, HAIER корпорациясе заводы эшчәнлеге белән дә танышты.
Кунаклар 59 нчы «Адымнар-Чаллы» полилингваль гимназиясендә дә булдылар.  Мәгариф идарәсе башлыгы Рөстәм Хуҗин аларны шәһәрдә мәгариф системасының ничек төзелүе турында сөйләде.
Сарапул шәһәре хакиме Виктор Шестаковның  Чаллыга килгәне булган. Әмма ул объектлар белән бу юлы гына таныша алган. «Шәһәр хакиме форум кысаларында сессиядә җентекләп чыгыш ясады һәм социаль инфраструктура, спорт мәйданчыклары үсеше ягыннан шәһәрнең уңышлары белән таң калдырды, – дип искәртте ул. - Яңа эш урыннары барлыкка килә, шәһәр мохитенә һәм социаль, мәдәни инфраструктура объектларына җитди игътибар бирелә. Хезмәттәшләр белән танышканнан соң, бу фәлсәфәне, мәгънәсен, акыллы технологияләрне өйрәнү өчен, делегациябезне гимназиягә җибәрәчәкбез дип килештек».
Соңыннан делегация Аяз Гыйләҗев исемендәге Татар дәүләт драма театрында булды.

Фото: http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: эшлекле сәфәр