Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

Яңалыклар тасмасы

Безнең “КАМАЗ”лар Аргентинага китте

"КАМАЗ-Мастер" командасы үзенең спорт техникасын "Дакар-2015" ярышларында катнашу өчен Франциягә җибәрде. Анда машиналар Аргентинага китәчәк паромга төялә. 4 январь көнне безнең команда Буэнос-Айрес шәһәрендә узачак халыкара марафонда катнашачак. Данлыклы "КАМАЗ-Мастер" автомобильләрен озатырга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та килгән иде. Яңа спорт машинасын ул үзе руль артына утырып бәяләде һәм бик...

"КАМАЗ-Мастер" командасы үзенең спорт техникасын "Дакар-2015" ярышларында катнашу өчен Франциягә җибәрде. Анда машиналар Аргентинага китәчәк паромга төялә. 4 январь көнне безнең команда Буэнос-Айрес шәһәрендә узачак халыкара марафонда катнашачак.

Данлыклы "КАМАЗ-Мастер" автомобильләрен озатырга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та килгән иде. Яңа спорт машинасын ул үзе руль артына утырып бәяләде һәм бик канәгать калды.

Аргентинада узачак халыкара ярышларда барыбыз да яраткан команда бу юлы да сынатмас, Татарстан, Чаллы данын лаеклы итеп яклап, туган шәһәребезгә җиңү алып кайтыр, дигән өметтә калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев