Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Безне кем йөртер?

Чаллыда пассажирлар йөртүгә конкурс игълан ителде. Анда шәхси эшмәкәрләр дә, транспорт компанияләре дә катнаша ала. Бу турыда хәбәр иткән шәһәр башкарма комтеты җитәкчесе Наил Мәһдиев сүзләренә караганда, конкурста катнашу өчен төп шарт - "Евро-5" стандартындагы техника булу кирәк. Ягъни пассажирлар ташучыларның паркларында 60тан да ким булмаган урынлы, газ ягулыгы белән...

Чаллыда пассажирлар йөртүгә конкурс игълан ителде. Анда шәхси эшмәкәрләр дә, транспорт компанияләре дә катнаша ала. Бу турыда хәбәр иткән шәһәр башкарма комтеты җитәкчесе Наил Мәһдиев сүзләренә караганда, конкурста катнашу өчен төп шарт - "Евро-5" стандартындагы техника булу кирәк. Ягъни пассажирлар ташучыларның паркларында 60тан да ким булмаган урынлы, газ ягулыгы белән эшләүче һәм ГЛОНААС системасы белән җиһазланган автобуслары булырга тиеш. Бәйгегә барлыгы дүрт лот чыгарыла.

Тиздән Чаллыда "Электротранспорт" ҖЧҖ базасында муниципаль автотранспорт предприятиесе төзелә. Аның өчен газ белән эшләүче зур сыешлыктагы 190 автобус сатып алыначак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев