Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Безнең мәктәптә Сабантуйлар гөрләп узды.

Сабантуй бәйрәме - татар халкының иң олы бәйрәмнәренең берсе. Ул -хезмәт һәм дуслык бәйрәме. Сабан туе - ул һәркемнең көтеп алган изге бәйрәме. Һәркемнең дә сабантуй бәйрәмен ничек үткәргәнне күргәне бар. Иртәгә сабантуй буласы көнне урам буйлап гармуннар уйнап, җырлап-биеп,хуҗабикәләрдән Сабан туе өчен махсус әзерләнгән бүләкләр җыеп, халыкны бәйрәмгә чакырып...

Сабантуй бәйрәме - татар халкының иң олы бәйрәмнәренең берсе. Ул -хезмәт һәм дуслык бәйрәме.

Сабан туе - ул һәркемнең көтеп алган изге бәйрәме. Һәркемнең дә сабантуй бәйрәмен ничек үткәргәнне күргәне бар.

Иртәгә сабантуй буласы көнне урам буйлап гармуннар уйнап, җырлап-биеп,хуҗабикәләрдән Сабан туе өчен махсус әзерләнгән бүләкләр җыеп, халыкны бәйрәмгә чакырып йөриләр. Бу "Сөлге җыю" дип атала.

Безнең 4 нче мәктәптә дә балалар милли киемнәрдән , гармуннар уйнап, җырлап-биеп сабантуйга чакырып йөрделәр. Барлык укытучыларны, хезмәткәрләрне биергә чакырып, олы бәйрәм ясадылар. Кулларында чигелгән сөлгеләр тагылган колга да бар иде.

Икенче көнне мәктәп алдында сабантуе үткәрелде. Аны мәктәбебезнең 5 в сыйныфы укучылары, аларның әти-әниләре, әби-бабайлары уздырды. Алып баручылар- укучыларның әниләре- Мәүләвиева Гөлсирә һәм Әхмәдиева Гүзәл ханымнар иде. Шулай ук уеннарны оештыруда калган әти-әниләр, әбиләр булышты. Сабантуйның бизәге - гармун көйләре иде. Үзенең матур җырлары белән Гүзәлнең бабасы - Мәүләвиев Рәшит абый сабантуебызны ямьләндерде.

Сабантуенда капчык киеп йөгерү, аркан тартышу, чүлмәк вату, кашыкка йомырка салып йөгерү кебек уеннар уйнатылды. Хәтта ки, ат чабышына кадәр уздырылды."Атлар килә, атлар килә" дигән тавышка бөтен мәйдан борылып карады.Анда себеркегә атланган чабышкылар - егетләр, малайлар иде.Һәрбер "атның" исеме язылган, бөтен халык рәхәтләнеп көлде,шаярды, уйнады. Кызларыбыз милли киемнәрдән матур итеп татарча биеделәр,килгән кунакларны да биеттеләр. Укуның соңгы көнендә балалар рәхәтләнеп ял иттеләр. Шулай ук сабантуй бәйрәменә әзерлек һәм үткәрү тәртибен үз күзләре белән күреп, аны оештырып йөрделәр. Бу инде аларның хәтерләрендә озак сакланачак. Милли йолаларга, уеннарга мәхәббәтне без шулай турыдан-туры катнашып, оештырып кына балалар күңелендә тәрбияли алабыз.

Балаларны тәрбияләгәндә әти-әниләр дә булышса, безнең эш нәтиҗәләребез уңай якка үзгәрәчәк.Сабантуй бәйрәмен оештырган әти-әниләргә, әби-бабайларга зур рәхмәтемне белдерәм! Алда да милли уеннар, йолаларыбызны онытмыйча, балаларның исләрендә калырлык итеп оештырсак иде.Балаларыбыз акыллы, тәүфыйклы, миһербанлы булсыннар; илләребез тыныч, имин булсын дигән теләктә калыйк.

Яр Чаллы шәһәренең 4 нче мәктәп укытучысы

Шиһапова Азалия Рәсим кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев