Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Безнең республиканың тәҗрибәсе башка төбәкләрдә дә кулланыла

РФ омбудсмены пандемия чорында Татарстан хакимияте органнарының эшен мактады

Татарстан җитәкчелеге covid-19 таралу куркынычы янауга бәйле рәвештә пандемия чорында адекват, нигезле чаралар күрде. Бу хакта бүген РФда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Татьяна Москалькова КФУ студентлары алдында лекциядә хәбәр итте.

«Пандемия темасы дәвам итә. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың хәзерге вакытта нинди этапта булуын, ниләр эшләнүен, нинди авырлыклар булуын җентекләп аңлатты. Бүген Татарстан тәҗрибәсенең башка төбәкләр тарафыннан кулланылуы бик мөһим. Пандемия вакытында план билгеләнгән: бу кешеләргә, шул исәптән дару чаралары, препаратлар һәм хастаханәләрдә койка-урыннар булу өчен, ярдәм итү өчен чараларның җыелмасы һәм җитәрлек булуы. Икенчесе — күрелә торган чараларның төгәллеге, адекватлыгы», - диде ул.

Омбудсмен кайбер республикаларда кешеләр ачулана, протест митингы белән чыга, дип билгеләп үтте, чөнки аларга карата дөрес чикләү чаралары күрелмәгән дип санаганнар. Бу төбәкләрдә хокукый пропаганда эпидемиянең бөтен куркынычын халыкка җиткерә алмагандыр, мөгаен.

«Татарстанда бу моментлар яхшы дәрәҗәдә үтәлгән, монда без бу мәсьәләне тулысынча аңладык», — дип ассызыклады Москалькова.

Татьяна Москалькова безнең Республикага эш сәфәре кысаларында КФУ студентларына «Россия хокук саклау системасында РФдә Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил институтының роле һәм урыны» дигән лекция укыды. Бүген ул ТРда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил институтының 20 еллыгына багышланган түгәрәк өстәл эшендә катнашачак. 

8 сентябрьдә кунаклар «Адымнар — белемгә һәм татулыкка юл» полилингваль гомуми белем бирү комплексында һәм Казанда «Московский» мәдәни-ял итү үзәге бинасындагы сайлау участогында булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев