Безнең спортчылар – Олимпия уеннары чемпионнары
Яңалыклар тасмасы

Безнең спортчылар – Олимпия уеннары чемпионнары

Чал­лы­ның син­хрон йө­зү­че­лә­ре Свет­ла­на Ро­ма­ши­на бе­лән Свет­ла­на Ко­лес­ни­чен­ко То­ки­о­да узу­чы Олим­пия уен­на­рын­да ду­эт­лар ара­сын­да­гы ярыш­лар­да җиң­де­ләр.

Россия спортчылары үзләренең ирекле һәм һәм техник программалар өчен 195,9079 балл җыеп, алтын медаль белән бүләкләнделәр.

Чыгыш башлангач  музыка бераз туктап торса да, кызлар үзләренең программасын хатасыз башкарып чыгып, казыйларның югары бәясен алды. Нәтиҗәдә, Светлана Ромашина синхрон йөзү тарихында алты тапкыр олимпия чемпионы булды. Моннан тыш, ул дөнья чемпионатында – 21, Европа чемпионатында 13 тапкыр беренче урын алды. Олимпиадада җиңгәннән соң, ул зур спорттан китәчәген хәбәр итте. Светлана Ромашина икенче бала алып кайтырга җыена.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


спорт безнекеләр

Нет комментариев