Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Безнең студентлар алдынгы

Эшче яшьләрнең “Сүз белән түгел, ә эш белән!” девизы астында бишенче Республика форумы узды.

Ул студент отрядларының иң яхшы вәкилләрен, командирларны, комиссарларны һәм төрле буын хәрәкәт ветераннарын җыйды. Анда шәһәребездән 35 кеше - шәһәрнең һөнәри һәм югары белем бирү учреждениеләре студентлары катнашты.
Форум студентлар отрядлары традицияләрен саклауга, үстерүгә һәм арттыруга, команда составын комплекслы өйрәтүгә, аларның иҗади һәм мәдәни потенциалына юнәлдерелгән иде. “Татарстан Республикасы муниципаль берәмлегенең иң яхшы студентлар отрядлары штабы” номинациясендә Чаллы шәһәренең “Яр Чаллы студентлар хезмәт отрядлары үзәге” җиңү яулады. Шулай ук шәһәрнең студентлар отрядлары Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары исеменнән Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.
Җитештерү, мәдәни һәм социаль әһәмиятле эштә иң югары нәтиҗәләргә ирешкән һәм студентлар отрядлары эшчәнлегенә актив ярдәм иткән өчен “Россия Студентлар отрядлары” үзәк штабының Мактау грамотасы белән шәһәр студентлар отрядлары штабының элеккеге комиссары Алсу Шәйхаттарова бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: набережные челны форум татарстан студенты