Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бүген авариядә 4 айлык бала үлгән 18+

Чаллы янында машиналар бәрелешкәннән соң әнисе кулында булган 4 айлык сабый һәлак булган

Чаллы янында ике машина кара-каршы бәрелешкәннән соң, яшь бала үлгән.

Юл-транспорт һәлакәте бүген Чаллы-Сарман юлында булган.

Агентлык язуынча, «Дэу Нексия» автомобиле каршы як полосага чыгып, «Лада Гранта» машинасы белән кара-каршы бәрелешкән. Каты бәрелешүдән соң ике машина да җимерелгән.  

Юл-транспорт һәлакәтендә «Дэу Нексия» автомобилендәге ир белән хатын һәм «Лада Гранта» машинасындагы 4 айлык бала һәм аның әти-әнисе зыян күргән.

Бала алган җәрәхәтләреннән хастаханәдә үлгән.   Беренчел мәгълүмат буенча, юл-транспорт һәлакәте вакытында әнисе баланы ашату өчен махсус бишегеннән алган булган.

Чыганак: Матбугат.ру

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X