Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бүген "Бердәм Россия" партиясеннән Дәүләт Думасына кандидатлар өчен алдан тавыш бирәбез!

Бүген бөтен ил буенча VII чакырылыш Дәүләт Думасына күрсәтелүче "Бердәм Россия" партиясе кандидатлары өчен алдан тавыш бирелә. Әлеге чарада Чаллылыларны да актив катнашырга чакырабыз! Бөтен республика буенча 560 сайлау учатогы эшли. Аларның 34е Чаллыда урнашкан. Барлыгы Татарстан буенча тавыш бирү өчен 444шәр мең данәдән торган 2 комплект бюллетень әзерләнгән (бер...

Бүген бөтен ил буенча VII чакырылыш Дәүләт Думасына күрсәтелүче "Бердәм Россия" партиясе кандидатлары өчен алдан тавыш бирелә. Әлеге чарада Чаллылыларны да актив катнашырга чакырабыз!

Бөтен республика буенча 560 сайлау учатогы эшли. Аларның 34е Чаллыда урнашкан. Барлыгы Татарстан буенча тавыш бирү өчен 444шәр мең данәдән торган 2 комплект бюллетень әзерләнгән (бер мандатлы округ һәм федераль исемлек буенча тавыш бирү өчен). Кандидатлар өчен тавыш бирү рейтинг принцибы буенча башкарыла: сайлаучы үз тавышын берьюлы берничә кандидатка бирә ала. Татарстанда 58 кандидат теркәлгән.

Сайлау участоклары сәгать иртәнге 8дән кичке 8гә кадәр эшләячәк. Участок адресларын http://www.nabchelny.ru/news/20262(сайт өстенә басыгыз) алдан тавыш бирү сайтында яки 8-937-629-00-50, 8-800-100-18-19 "кайнар линия" телефоннарына шалтыратып белергә була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев