Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бүген Чаллы суды медицина көллияте директорына өй аресты билгеләде

Чаллының тикшерү комитеты медицина көллияте директоры Светлана Вахитовага карата җинаять эше ачты.

67 яшьлек ханым зур күләмдә ришвәт алуда һәм вазифаи вәкләтләрен арттыруда гаепләнә. Әлегә ике очрак билгеле, ул студентлар ашханәсе хуҗасыннан акча һәм көллияткә укырга керү өчен абитуриентлардан ришвәт алган.
6 июльдә Чаллы суды Светлана Вахитовага 30 августка кадәр өй аресты билгеләде. Тикшерүчеләр хатын-кызны кулга алу турында мөрәҗәгать иткән иде. Әмма суд яшен һәм сәламәтлеген исәпкә алып, ханымны өй арестына җибәрде. Светлана Вахитова гаебен танымады, хокук саклау органнары белән хезмәттәшлек итәргә әзер булуын әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җинаять