Бүген «Казан-Экспо» үзәгендә ТР мөселманнары Диния нәзарәте корылтае уза..
Биредә республика мөфтие сайланачак.
Корылтайда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнаша. Делегатлар исемлегендә Чаллы мөхтәсибәте дә бар.
Көн тәртибендә шулай ук Баш казыйны, мөфтинең беренче урынбасарын сайлау каралган. Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Диния нәзарәтенең соңгы дүрт елгы эшенә хисап белән чыгыш ясаячак.
--
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев