Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бүген Комсомол районында Элеватор тавы бәйрәме оештырыла

Бүген, 26 июньдә, 17:00 сәгатьтә Элеватор тавы мәйданында " Элеватор тавы" бәйрәме узачак.

Бүген, 26 июньдә, 17:00 сәгатьтә Элеватор тавы мәйданында " Элеватор тавы" бәйрәме  узачак. Аның максаты: милли традицияләрне саклау һәм үстерү, балаларга, яшүсмерләргә, яшьләргә патриотик тәрбия бирү, кече Ватаныңа ярдәм итү, КамАЗ һәм Яр Чаллы шәһәре төзелешләре традицияләрен саклау, гражданлык позициясен формалаштыру, шәһәр тарихына кызыксыну уяту, күренекле якташларга игътибар бирү.

Рәсми өлештә сәламләү сүзе белән шәһәр һәм Комсомол районы җитәкчелеге вәкилләре чыгыш ясаячак. Элеватор алдынгыларын, аның иң озак яшәүче кешесен, Бөек Ватан сугышы ветераннарын, үрнәк йорт хуҗаларын һәм район активистларын бүләкләү тантанасы оештырылачак. Актив чаллылылар спорт уеннарында катнаша алачак, җиңүчеләр кыйммәтле бүләкләр алачак.

 

http://nabchelny.ru/news/37007

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев