Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бүген Сидоровка паркында бәйрәм чаралары узды

Автоградта Республика көне уңаеннан беренче чаралар Сидоровка паркында узды.

Муниципаль берәмлек башлыгы урынбасары Ирина Сәгыйдуллина шәһәр халкын һәм кунакларны бәйрәм белән котлады. Котлауларга Дәүләт Советы депутаты Марсель Мингалимов, Шәһәр Советы депутаты Рубина Бадикова, Комсомол районы администрациясе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Фидарис Хәбибуллин да кушылды.
Бу көнне паркта "Татарстан халыклары турында" исемле шәһәр тарихы музее күргәзмәсе оештырылган иде, китапханә системасы безнең республика авторларының яңа китапларын тәкъдим итте. "Чудо-дети" дәвалау педагогикасы үзәге АМСАТ-КОНВЕРТ диагностика аппаратларын тәкъдим итте - кешенең функциональ торышын экспресс-бәяләү, шулай ук "Чудо-дети" үзәге балаларны реабилитацияләүдә куллана торган методик ярдәмлекләр күрсәтелде.

Сидоровка бистәсендәге ТИҮ рәисләре дә битараф калмады. Алар район халкы белән берлектә декортив-гамәли иҗади эшләнмәләр һәм яшелчә бакчаларыннан уңыш күргәзмәләре оештырдылар. "Энергетик" мәдәният йорты артистлары һәм коллективлары катнашында концерт программасы әзерләнгән иде. Ата-аналар, бала-чага һәм районның башка халкы үзләрен тәм-томнар белән иркәләп карусельләрдә шудылар.

Фото: http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйрәм