Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бүген Яр Чаллыда «Медео» шугалагы ачылачак

Медео» шугалагын ачу 24 ноябрьгә планлаштырылган.

Физик культура һәм спорт идарәсе башлыгы Роман Насрединов сөйләгәнчә, кулланып тору өчен 600 пар тимераяк әзерләнгән. Шугалак эш көннәрендә 17:00дән 22:00 сәгатькә кадәр, ял көннәрендә 10:00нан 23:00 сшгатькә кадәр эшләячәк. Тимераякны алып тору бәясе узган ел дәрәҗәсендә калган: өлкәннәр өчен 100 сум һәм балалар өчен 70 сум. Тимераяклары белән шугалакка керү бәясе 20 сум тәшкил итәчәк. 

Белем бирү учреждениеләрендә, балалар яшүсмерләр клубларында һәм спорт мәктәпләрендә кортларны җәю буенча эш алып барыла.

Моннан тыш, «Титан» спорт мәктәбе ГЭС бистәсенең Яр буе паркында, шулай ук ял паркында чаңгы трассалары сала башлады. Роман Насрединов билгеләп үткәнчә, Гренада паркында һәм Җиңү паркында да трассалар төзеләчәк. «Кызыл тау» мәдәният һәм спорт үзәгендә, «Лесная» тукталышында, чаңгы яратучылар барлык уңайлыклардан да файдалана алачак.

 

http://nabchelny.ru/news/34496

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев