Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бүген "Заман" яшьләр үзәге "Минем ЗАМАНчивый город" дип исемләнгән интерактив мәйданчык оештыра

30 августта Шәһәр көне һәм Татарстан Республикасы көне кысаларында "Заман" яшьләр үзәге "Минем ЗАМАНчивый город" дигән интерактив мәйданчык үткәрә.

Чара Җиңү паркында, 14.00 сәгатьтә башлана. Чаллы шәһәре халкы һәм кунаклары өчен кызыклы программа әзерләнгән:
- спорт эстафетасы (5 яшьтән 12 яшькә кадәр), 4 этап ("Кольцеброс", "Корзинка", "Добеги первый", "Эстафета")
- Шәһәр көненә һәм Татарстан Республикасы көненә багышланган открыткалар әзерләү буенча мастер-класс (3 яшьтән 35 яшькә кадәр)
- татар-квест 3 этапка бүленгән - “Республика - йөзләрдә”, “ЗАМАНчивый город” һәм “Сәлам, привет, шалом”. Татар - квест КАМАЗ, шәһәр һәм Татарстан Республикасының беренче төзүчеләренә (10 яшьтән 18 яшькә кадәрге) багышлана.
- Татарстан Республикасы триколоры тасмасы өләшү.
Бөтен гаиләгез белән килегез һәм бу көнне файдалы үткәрегез, ә “Заман” яшьләр үзәге командасы сезгә бу эштә ярдәм итәчәк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйрәм