Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • Бүгеннән Татарстанда авыр йөк автомобильләре хәрәкәтенә чикләү кертелә

    ТР Министрлар Кабинетының "2015 нче елда ТРның төбәк әһәмиятендәге гомуми файдаланылыштагы автомобиль юллары буйлап транспорт хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертү турында"гы 139 нчы номерлы карары нигезендә, Татарстанда 15 апрельдән алып 14 майга кадәр төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларында транспорт чаралары хәрәкәтенә чикләү кертелә. Бу хакта бүген "Татар-информ" МАда узган матбугат конференциясендә ТР...

    ТР Министрлар Кабинетының "2015 нче елда ТРның төбәк әһәмиятендәге гомуми файдаланылыштагы автомобиль юллары буйлап транспорт хәрәкәтенә вакытлыча чикләү кертү турында"гы 139 нчы номерлы карары нигезендә, Татарстанда 15 апрельдән алып 14 майга кадәр төбәк әһәмиятендәге автомобиль юлларында транспорт чаралары хәрәкәтенә чикләү кертелә.
    Бу хакта бүген "Татар-информ" МАда узган матбугат конференциясендә ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рифкать Миңнеханов бәян итте.
    Шул рәвешле, язгы чорда төбәк әһәмиятендәге автомобиль юллары буйлап бер күчәрле транспортка 6 т, ике күчәрлегә 5 т, өч күчәрлегә 4 т кадәр йөкләнеш рөхсәт ителә. Автомобиль юлларында тиешле вакытлыча юл билгеләре урнаштырылуы мәҗбүри санала. Бу чикләүләргә карамаган автомобильләр рәтенә пассажир автобуслары, бензовозлар (16 т кадәр), азык-төлек һәм почта ташый торган транспорт керә.
    Вакытлыча чикләү чорында авырлыгы билгеләнгән күләмнән зуррак булган барлык автотранспорт чаралары федераль закон нигезендә авыр йөкле дип исәпләнелә. Мондый транспортлар законда каралган махсус рөхсәт кәгазе белән генә хәрәкәт итә ала. Аны алганчы, әлеге транспорт салачак зыянны акчалата компенсацияләргә кирәк була. Мондый рөхсәт кәгазьләрен "Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы" оешмасы бирә.
    Рифкать Миңнеханов хәбәр иткәнчә, узган ел офисларда 3,5 мең, ә ЮХИДИ постларында 5,5 мең рөхсәт кәгазе тапшырылган. Төялгән йөк бер күчәргә рөхсәт ителгән авырлыктан 10 процентка арткан очракта, өстәмә 925 сум түләнергә тиеш. Авыр йөкле транспорт чараларының рөхсәт кәгазеннән башка хәрәкәт итүе - административ хокук бозу, моның өчен физик затларга карата административ җаваплылыкка тартудан алып (2-2,5 мең сум күләмендә штраф), транспорт чарасы белән идарә итү хокукын алуга кадәр чара күрелә. Юридик затларга карата исә 400 мең сумнан алып 500 мең сумга кадәр административ штраф каралган. Шул ук вакытта законда мондый транспорт чараларын тоткарлау мөмкинлеге дә күрсәтелә. ЮХИДИ идарәсе башлыгы сүзләренчә, мондый машиналарны махсус стоянкаларга куюның бер сәгате якынча 120 сум тәшкил итә. "Машина йөртүчеләр безне дөрес аңласын иде. Безнең максат акча җыю түгел, ә юлларны саклау", - диде Рифкать Миңнеханов.
    Матбугат конференциясендә катнашкан ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Артем Чукин хәбәр иткәнчә, Татарстанның якын күршеләре - Башкортстан, Мари Эл, Удмуртия, Чувашия Республикаларында, Киров, Саратов өлкәләрендә дә шудый чикләүләр кертелә. "Соңгы 5-6 елда безнең якларда яз айлары корырак, әмма моңа карап кына юлларга чикләүләр кертмәү дөрес булмас иде. Чөнки туфракның кыш буе тупланган дымы, барыбер, кибеп бетми, бу исә асфальтның ватылуына китерә", - диде ул. Сүз уңаеннан, 1 чакрым асфальт өслекне төзекләндерү 8 миллион сумга төшә.
    "Якты юл"

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: