Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Бәхет кайда оя кора?

"Яхшы китапны беренче кат укыганда, яңа дус тапкан кебек буласың. Ә бер укыган китапны тагын уку - иске дустыңны очрату белән бер" . Вольтер. Китапханәбезгә кайткан яңа басмаларны китап укучыларыбыз түземсезлек белән көтеп ала. Тормыш, гыйбрәтле язмышлар турындагы матур әдәбият китапларын һәм тарихи әсәрләрне аеруча яратып укыйлар.

Татарстанның халык язучысы, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе Фоат Садриевның "Дәверләр аһәңе" исемле китабына төрле елларда иҗат ителгән повестьлары һәм хикәяләре тупланган. Аның геройлары - җиргә тугры калган авыл эшчәннәре. Язучы гади тел белән иҗат иткән әсәрләрендә беренче биттән үк укучысын дулкынландыргыч вакыйгалар эченә бөтереп алып кереп китә.

Яңа китаплар арасында Башкортстанның Салават Юлаев исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Таңчулпан Гарипованың да "Асыл ташлы муенса" исемле китабы бар. Аның бу китабына төрле елларда язылган роман, повесть һәм хикәяләре тупланган. Әлеге әсәрләрдә фаҗигале, гыйбрәтле кеше язмышлары, кызыклы һәм үзенчәлекле образ-характерлар психологик тирәнлек белән тасвирлана.

"Бишбармакка ябырылган халык Сабира Шакировнаның карашы бер ноктада туктаганын да, аның алдындагы кашыкның кыймылдап та карамаганын, тәлинкәсенең тулы килеш мөлдерәп утырганын да шәйләмәде. Карчыкның күңелен булачак кодагыеның ачык изүеннән күренгән алтын чылбырга тагылган кулон биләде. Баярак ул күренмәгән иде, әле хатын, эсселәп, кофтасын салган. Ах! Ул кулонны икенчеләр белән бутап булса! ...Сабира җайлап аңына килә башлады, хатирәләр чолганышыннан котылмакчы булып башын чайкады. Тормышта беткәнме очраклы хәлләр...". Булачак кодалары белән очрашу мәҗлесе, асылташлар белән бизәп, Сабираның нәкъ менә үзенә атап эшләнгән затлы кулонның табылуы Сабира карчыкның бөтен күңелен актарып ташлый. Язучы бу хикәясендә кешегә кылган начар эше өчен иртәме-соңмы, кайчан да бер җавап тотарга туры киләчәген, ул эшнең кешеләр алдында фаш ителәчәген бөтен ачылыгы белән ачып сала. Китап юкка гына нәкъ менә "Асыл ташлы муенса" хикәясе исеме белән аталмаган.

Язучы, журналист, Татарстан язучылар берлегенең А.Алиш исемендәге әдәби бүләк иясе Әнәс Хәсәновның "Бәхет кайда оя кора" китабына шул исемдәге романы һәм хикәяләре кергән. Аның романында яшьләрнең илдә барган үзгәрешләр чорында бәхеткә омтылулары, эзләнү, хаталары, югалту-табышлары аша тормышта үз урыннарын табулары тасвирлана. Язучының геройлары - ихлас күңелдән яратып сурәтләнгән өлкән буын, күпне күргән, тормышны сөеп яшәүче хезмәт кешеләре.

"Кара инде мин җүләрне, ә! Кер, әйдә, Газизҗан, кер. Мактап йөрисең икән. Самавырым кайнап тора. Майга гына төче коймак та әмәлләгән идем. Бик тәмле. Шундый кадерле кунакны ишек төбендә тотам бит. Күңелем нидер сизгән иде шул, сизгән иде. "Кадерле" cүзен ишеткәч, Газизҗан абзый тетрәнеп китте. Бер мәлгә аңа узган еллар эреп юкка чыккан сыман тоелды. Әйе, гомерләре таңында алар бер-берсенә "сөям", "яратам" дип әйтергә оялалар иде. Газиз, Зөлфияне беренче мәртәбә чытырдатып күкрәгенә кыскач: "Син миңа шулхатле кадерле", - дигән иде. Зөлфия дә: "Син дә миңа", - диде. Шуннан инде алар бер-берсенә гел "кадерлем" дип кенә эндәштеләр. Их, кайчан булган ул хәлләр... Әллә булмаган дамы? Зөлфиянең каушавы инде бетеп бара иде. "Йә, уз инде. Чәй эчми китәргә рөхсәт юк. Шултикле еллардан соң бит, шултикле еллардан соң. Ничек болай керәсе иттең, ә, Газизҗан? Рәхмәт яугыры", - диде ул.

Язучы "Соңарган бүләк" хикәясендә яшь чакларында бер-берсенә мәхәббәтләре бөреләнеп тә, бергә була алмаган, Газизҗан абый белән Зөлфия апаның еллар узып кабат очрашуларын күңелләрне елатырлык итеп тасвирлаган.

Рәфкать Кәраминең "Кая чабасың, гомер юртагы?" романы - "Олы юл да сикәлтәле" исемле трилогиянең өченче кисәге. Трилогиянең беренче китабы 2007 елда, икенчесе ("Сөеп туймас чакларың") 2011нче елда дөнья күргән иде. Роман гыйбрәтле хәлләргә, мәхәббәт маҗараларына, тирән психологик кичерешләргә, тормыш-яшәеш хакында уйлануларга, четерекле вакыйгаларга бай.

Түбән Камада яшәп иҗат итүче авторыбыз Фәтхулла Абдуллинның инде 12 проза китабы дөнья күргән. Бүген ул үзенең укучысына "Чүл бүресе" исемле повестьлар һәм хикәяләр җыентыгын тәкъдим итә. Язучының бу китабында хатын-кыз образлары бик матур итеп сурәтләнә. Аларның тормышта адым саен очраган авырлыкларга бирешмәве, көтелмәгән явызлыклар каршында да югалып калмыйча, Ана дигән бөек исемне югары тотулары тасвирлана.

"...Чүплектә, чүп-чар арасында аунап яткан Хисамины икенче көнне генә табып алдылар. Бу вакытта инде дөнья белән алыш-бирешне өзгән картның гәүдәсе таш булып каткан иде. Хисаминың авызы җим өмет итеп чыелдашкан кош балаларыныкы кебек ачык калган. Ул нәрсәдер әйтмәкче булганмы, бер йотым су сораганмы? Билгесез. Белсә дә, бер Ходай үзе генә белгәндер..." Язучы җыентыкка кергән "Чүл бүресе" повестен шундый юллар белән тәмамлый. Повестьның төп геройларының берсе - эшләгән явызлыклары өчен "чүл бүресе" кушаматы алган Хисаминың гомере әнә шулай чүплек башында өзелә.

Китапханәгә кайткан китапларның барысын да ачып бетерү мөмкин түгел. Алар арасында бик күп тарихи әсәрләр, халкыбызның күренекле шәхесләренә багышланган китап-альбомнар да бар. Китап сөючеләр, сез яңа әдәбият белән 27 май көнне китапханәчеләр көне уңаеннан узачак "ачык ишекләр" көнендә таныша аласыз. Китапханәбезгә (14/01 йорты) рәхим итегез.

Әзерләде Энҗе Хөснетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев