Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Әби, дисәң дә әби!

Австралиянең Канберра шәһәрендә яшәүче 74 яшьлек Дженис Лоррейн көч-кодрәте, дәрте белән яшьләргә дә үрнәк була ала. Сиксәнне кууына карамастан, ул яшьләрдән уздырып спорт белән шөгыльләнә. Дженнис гомере буе мәктәптә психолог булып эшләгән. 55 яшендә хаклы ялга чыккач, тормышында бушлык тойган. Тормышын җанланландыру өчен даими рәвештә спорт белән шөгыльләнә башлаган. Хәзер...

Австралиянең Канберра шәһәрендә яшәүче 74 яшьлек Дженис Лоррейн көч-кодрәте, дәрте белән яшьләргә дә үрнәк була ала.

Сиксәнне кууына карамастан, ул яшьләрдән уздырып спорт белән шөгыльләнә.

Дженнис гомере буе мәктәптә психолог булып эшләгән. 55 яшендә хаклы ялга чыккач, тормышында бушлык тойган. Тормышын җанланландыру өчен даими рәвештә спорт белән шөгыльләнә башлаган.

Хәзер исә ул ирешкән нәтиҗәләрне яшьтәшләре генә түгел, кайбер яшьләр дә кабатлый алмый. Ул бодибилдингта халыкара ярышларда призлы урыннар яулый.

Дженнис атнага өч тапкыр күнекмә үткәрә. Көн саен 60 "отжимание" ясый. Атнасына 32 чакрым араны йөгерә. Барлыгы 13 төр тренажердан файдалана.

Медицина тикшерүе әбекәйнең сөяк тыгызлыгы 35 яшьтәгеләрнеке кебек булуын, аңа остеопороз янамавын ачыклаган. Шуңда күрә, Дженис арытаба да спорт белән дус булырга җыена.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев